Конкурсның төп максаты - яшь журналистларга үз сәләтен күрсәтү, статуслы һәм матди ярдәм алу мөмкинлеге бирү.
Конкурс Русиядән һәм БДБ илләреннән 17-35 яшьтәге авторлар арасында үткәрелә.
Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Конкурсның партнерлары:
«Росмолодежь» федераль агентлыгы, «Российская газета», Мәскәү Журналистлар берлеге, «Русский мир» фонды.
Конкурс хакында тулырак мәгълүматны "Билгесез Русия" конкурсының рәсми сайтында белергә була.
Фото: Скриншот