+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 Октября 2022, 11:40

Мәскәүдән җиңү белән!

"ТЭФИ-KIDS" Русия милли телевидение премиясенең статуэткалары тапшырылды.

Мәскәүдән җиңү белән!Мәскәүдән җиңү белән!
Мәскәүдән җиңү белән!
Мәскәүдә "Et Cetera" театрында "ТЭФИ-KIDS" Русия милли телевидение премиясенең көтеп алынган статуэткалары тапшырылды.
"Тамыр" балалар-үсмерләр телеканалының "Тау-тау хәбәр" программасы "Балалар өчен көн саен уздырыла торган мәгълүмати-күңел ачу программасы" номинациясендә җиңүче булды.
— Без кечкенә Орфейны бик көттек, — диде "Гора новостей" редакторы Татьяна Никитина. — Ел саен төрле номинацияләргә эшләребезне җибәрдек, финалга чыга идек, әмма кечкенә Орфей эләкми иде. Һәм менә, ниһаять, "Тамыр"ның тугыз зур Орфее компаниясендә көтеп алынган кечесе пәйда булды!
"ТЭФИ-балалар" премиясенең төп призы — Орфей статуэткасы, скульптор Эрнст Неизвестныйның бронза Орфееның кечкенә күчермәсе.
Быел «ТЭФИ- KIDS» балалар киносы һәм телевидениесе өлкәсендә Русия милли премиясендә катнашу өчен 143 эш тәкъдим ителгән.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас