

Башкорт халык биюләре дәүләт академия ансамбле. Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенең иң беренче лауреаты. Иҗади коллектив һәм шәхес. Кайсысы турында сөйләгәндә дә аларны бер-берсеннән аерып булмый. Дөньяның күп кенә илләрен милли бию сәнгате белән сокландырган ансамбльне оештырган, озак еллар аның сәнгать җитәкчесе булган талантлы белгеч һәм педагог янына без 1983 елның 27 гыйнварында аның укучысы, тугры фикердәше, курайчы һәм биюче, Бөтендөнья яшьләр фестивале лауреаты Салават Дәүләтбаев һәм Башкортстан фотожурналистикасы аксакалы Әгъләм Зараев белән барып, бик ихлас сөйләшеп утырган идек. Фәйзи ага тормыш иптәше Ләлә апа белән Матбугат йортыннан ерак та түгел, Революцион урамында яшиләр, Диләрә исемле кечкенә оныклары да ул көнне алар янында иде. 71нче яше белән баручы Фәйзи ага каты авыру иде: күзләре чак-чак кына күрә, аяклары көчкә хәрәкәтләнә. Әмма бию сәнгате хакында сүз баргач, ул сихәтләнеп, яшәреп киткәндәй булды. Гөрләтеп эшләп йөргән җиреннән, 57 яшендә хаксызга эшеннән читләштерелеп, онытылуга дучар ителеп рәнҗетелгән бу шәхес әңгәмә вакытында үзенең тормышына, эшчәнлегенә караганда ансамбльнең барлыкка килүе, үсеше турында күбрәк сөйләде, сәнгатьнең гүзәл төрләреннән саналган халык биюләрен пропагандалау буенча фикерләре белән уртаклашты.
— Мин сабый чактан ятим калып, балалар йортында тәрбияләнеп үстем, — дип башлады ул сүзен. — Әти-әниемне дә, туган җиремне дә, нинди милләттән булуымны да белмим. Тәүдә Бөре шәһәрендә булганмын, бераздан Смоленск өлкәсенең Дорогобуж шәһәренә барып эләккәнмен. Балалар йортында укытучы-тәрбияче апаның такмак әйтеп биеткәне, сабантуйлар, кичке уеннар хәтердә. Каяндыр бер гармун пәйда булды. Бию, гармунда уйнау белән мавыктым. Ун яшьләрдә чагымда Уфа музыка училищесының фортепьяно бүлегенә укырга китереп урнаштырдылар. Яңарак күчмә театр оештырылган. Андагы актерлар җырлый да, бии дә иде. Тәүге профессиональ биючеләр Бәдәр Йосыпова белән Гыйниятулла Ушанов булды. Шушы күчмә театрга (хәзерге Башкорт дәүләт академия драма театры) биюче һәм барабанчы булып эшкә кердем. Май урталарында атларга утырып чыгып китәбез дә көзгә кадәр авылдан-авылга йөрибез. Республикабыздан тыш күрше төбәкләрдә дә шактый күп йөрелде ул елларда. Кичен спектакль, концерт куябыз, аннан соң авыл яшьләре белән берлектә таңга кадәр уеннар оештырабыз. Бик күп биюләр өйрәндем. Егетләр булып та, кызлар булып та, хәтта бабайлар, әбиләр булып та биим. Осталык арта, аяклар җиңеләя, бию серләренә тирәнрәк төшенә барам.
Еллар үтү белән шуны ныклап аңладым: бию — халыкның үзе турында сөйләү ысулы, аның рухы, этикасы, эстетикасы, гадәтләре, йолалары ләбаса! Ул борынгы һәм мәңге яшь сәнгать. Һәр халыкның үзенә генә хас хореографик образлары, башкару манерасы була. Һәр халыкка үз биюе туган теле кебек кадерле. Бию ул кешедә бишектә чакта ук ана сөте белән бергә туа, дияр идем мин. Күчмә театр белән йөргәндә халык иҗатының биюгә кагылышлы “энҗеләрен” күп җыйдым, соңрак алар халык биюләре ансамбле репертуарының нигез ташы булып ятты. Элек тә һәм хәзер дә халкыбыз хореографиясен күзәтеп барам.
— Республикада балетның чишмә башын Сезнең исем белән бәйлиләр...
— Күчмә театрда бераз тәҗрибә туплагач, мин Мәскәүгә — Зур театр каршындагы хореография училищесына киткән идем. Анда ач, ялангач, бер тиен акчасыз, торырга урын булмыйча ниндидер контораларның коридорларында куна-куна укырга керү һәм укып йөрү михнәтләре үзе бер роман язарлык. Училищены тәмамлагач, Зур театрда эшләргә насыйп булмады. Режиссер Кадыйр Бакиров килеп, Башкортстанга кайтырга димләде. Безнең директор бик каршылашты. “Сукбай малайны алып өйрәттек, ашаттык, киендердек, хәзер сезгә кирәк булган, юк, аның урыны Зур театрда”, — ди. Мине кайтарырга БашЦИК Рәисе Афзал Таһиров та нык тырышты. Уфадагы опера театрына балет артисты булып кайттым. Коллектив оеша гына иде әле. Милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе кискен тора иде. Н. К. Крупскаяның актив ярдәме белән Ленинград хореография училищесында башкорт бүлеге ачарга карар ителгәч, мине бу бүлекнең җитәкчесе итеп билгеләделәр. Һәм урыс балеты осталары белән берлектә мин биергә сәләтле кызлар, малайлар эзләп, республика буйлап чыгып киттем.
Балет сәнгате мәктәбе Башкортстан вәкилләрен җылы каршылады. 1934 елда Ленинградка беренче тапкыр укырга барган яшьләр арасыннан күп кенә күренекле сәхнә осталары чыкты. Менә аларның кайберләре: СССРның халык артисты Зәйтүнә Насретдинова, РСФСРның халык артистлары Хәләф Сафиуллин, Гүзәл Сөләйманова, Зур театрның балет труппасы җитәкчесе, хореография училищесы укытучысы булган Мансур Камалетдинов, язучы Даут Юлтыйның кызы, берничә илдә балет театрлары оештыруда катнашкан Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның халык артисты Нинель Юлтыева, Воронеж хореография училищесының сәнгать җитәкчесе, шундагы опера һәм балет театрының баш балетмейстеры булып эшләгән Нәбия Вәлитова, Пермь хореография училищесының өлкән укытучысы Динура Кушаева, Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Әдһәм Нарыков, РСФСРның атказанган артистлары Фәүзи Саттаров, Тамара Ходайбирдина һәм башкалар.
— Башкорт халык биюләре ансамбле нинди шартларда оешты, аңа нәрсә нигез булды?
— 1936 елда СССР халык биюләре ансамбле оешкан дәвердә мине аның сәнгать җитәкчесе Игорь Моисеев (еллар үтү белән ул Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты, СССРның халык артисты булды) үзенең ассистенты һәм солист итеп чакырды. Аның җитәкчелегендә эшләгән чорымны үз иҗатыма гына түгел, милли сәнгатебезгә, аеруча башкорт халык биюләре ансамбле төзелүгә көчле йогынты ясаган адым дияр идем. Кыска гына вакытлы киеренке эш барышында ансамбльнең беренче программасында булган барлык биюләрне өйрәндем. Татар, урыс, грузин, әрмән, үзбәк, төрекмән, азәрбайҗан, осетин, аҗар биюләре... Моисеевка үзебезнең халык биюләрен күрсәтәм, киңәшләрен тыңлыйм. Бер генә репетицияне дә калдырмаска тырышам, кайчакта коллективка җитәкче булып калам. Шулай итеп үземдә оештыру сәләте тоя башладым. Көннәрнең берсендә И. Моисеевка үземнең иң яшерен хыялымны чиштем: үз республикама кайтып, халык биюләре ансамбле оештырасы иде, дидем.
— Ниятең изге, — диде укытучым. — Әмма авыр булачак. Сездә профессиональ хореография юк, үзешчән сәнгать үсеш алмаган. Читтән артистлар чакыру үзен акламаячак, алар кайчан әле милли биюләрне өйрәнә... Ә син башкорт телен беләсеңме?
Уңай җавап алгач, йөзе яктырып китте:
— Белүең яхшы. Башкорт биюләрен менә дигән итеп биисең. Димәк, иң мөһим сыйфатларың бар. Кайт әйдә! Булачак артистларны авыллардан, нигездә, башкортлардан һәм татарлардан җый. Бертөрле генә буй-сыннары булмасын. Тирә-ягыңа кара әнә — кешеләр бит бертөрле генә түгел. Син реалистик сәнгать ансамбле төзисең. Үз коллективыңа бер балетмейстерны да якын китермә. Бөтен программаның бер иҗади алымы булырга тиеш. Авыр чакларыңда Мәскәүгә кил — ярдәм итәрбез.
Укытучымның киңәш-нәсыйхәтләре белән канатланып, якты хыяллар белән Уфага кайттым. Вокзалдан ук туры мәдәният идарәсе начальнигы Левинга килдем, ниятләремне сөйләдем, Моисеевның ярдәм итәчәген дә әйттем.
— Башкорт халык биюләре ансамбле өчен түләргә Моисеевның акчасы күпмени? — диде ул мыскыллы елмаеп. — Андый экспериментларга безнең акча юк, берәр баерак заводның профсоюзына мөрәҗәгать ит.
— Мин бит үзешчән түгәрәк түгел, профессиональ коллектив оештырырга телим.
— Башта үзешчән түгәрәк төзе, ике-өч ел эшлә, аннан карарбыз — нәрсә килеп чыгар...
Ул бүлмәсеннән мине куып дигәндәй чыгарды да, ишеген бикләп, хушлашмыйча да китте.
Хыял канатларым сынып, мин урамда эшсез калдым. Әмма артка чигенергә исәп юк. Мәскәүгә киткәнче хореография училищесында бераз укыткан идем. Аның директоры Хамматовка барып, эшкә кабат алуын үтендем. Ул ризалык бирде һәм башкорт халык биюләрен өйрәнү түгәрәге оештырырга киңәш итте.
— Изге эш тә бит бу, ләкин мин мәдәният идарәсе дә, театр да түгел, моңа бер тиен дә акчам да юк, — диде.
— Акча кирәкми, бушка эшләрмен.
Эшне коры энтузиазмда башлап китәргә туры килде. Ничек итсәк иттек — берничә көннән театр училищесы залында башкорт биюләрен өйрәнү түгәрәге оештырылачагы турында белдерү эленеп тора иде. Билгеләнгән сәгатькә бардым, үзем дулкынланам — җыелырлармы, уртак тел табып булырмы? Училищеның утыздан артык укучысы килгән. Ул көнне “Гөлнәзирә”, “Зарифа” дигән күмәк биюләрне өйрәндек. (Соңрак алар халык биюләре ансамбле репертуарының үзәген тәшкил итте). Бер ай эчендә тулы бер концерт программасы эшләдек. Анда башкорт, татар, урыс, чуваш, мари, мордва, удмурт, белорус, украин һәм башка халыклар биюләре керде.
Уфаның колчакчылардан азат ителүенең 20 еллыгын билгеләргә әзерлек бара иде. Юбилейда башка тугандаш республикалардан да кунаклар катнашырга тиеш иде. Юбилей комиссиясе программага театр училищесындагы безнең коллективтан “Гөлнәзирә”, “Игезәк” һәм ул замандагы урыс биюләрен сайлап алды. Күлмәк-чалбарларны академия театрыннан, итекләрне милициядән алып тордык, хатын-кыз киемнәрен, бизәнү әйберләрен концертта катнашучылар үз авылларыннан алып килергә тиеш булды. Районнардан 20 курайчы чакырдык. Аларның өлкәне итеп атаклы Йомабай Исәнбаев билгеләнде. Шулай итеп башкорт милли мәдәнияте тарихында тәү башлап курайчылар ансамбле төзелде.
“Башкорт халык бию ансамбле чыгыш ясый. Сәнгать җитәкчесе Фәйзи Гаскәров”, — дип игълан иттеләр безнең номерларны. Сәхнәгә 20 пар биюче чыкты. Биюдә курайчылар да, баянчылар да катнаша. Сәхнәдә бу кадәр дә күмәк биюне беркайчан да күрмәгән тамашачылар аягүрә басып кул чаба башлады.
Юбилейны оештыручыларга да концерт бик ошаган. Алар безне үзләре янына кичке табынга чакырды. Шунда артистларны безгә таныш булмаган баһадир гәүдәле бер кеше котлап рәхмәт әйтте. Бу безнең депутат, Советлар Союзы Герое, папанинчы Эрнест Теодорович Кренкель булып чыкты. Мин үзебезнең аянычлы хәлне аның колагына төшерергә өлгердем. Ул республика җитәкчесе Фазыл Шәймардановка шаяру катыш болай диде:
— Сез нефть күлләрендә йөзәсез, алтын өстендә утырасыз, шул коллективны яшәтерлек кенә акча кызганмагыз инде!
Икенче көнне үк ансамбль өчен сәхнә киемнәре тегәргә заказ бирергә мөмкин булды. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Луначарский исемендәге бакчада башкорт халык биюләре ансамбле чыгышлары булачагы турында урамнарда белдерүләр күренә башлады. Даны еракларга таралачак ансамбльнең дөньяга чыгуы, иң изге хыялымның тормышка ашуы иде бу.
— Фәйзи ага, Сез ансамбль белән Бөек Ватан сугышы фронтларында Башкорт атлы дивизиясендә дә булгансыз...
— 1941 елның июлендә Мәскәүдә үткәреләчәк Башкорт әдәбияты һәм сәнгате көннәренә әзерлек бара иде. Район һәм шәһәрләрдә үзешчәннәр смотрлары башланып китте. Күренекле музыкант Лев Лебединский җитәкчелегендә фольклор экспедициясе оештырылды. Аңа рәссам Мөхәммәт Арслановны, язучы Гайнан Әмирине, кинорежиссер Гали Әмировны һәм мине керттеләр. Төпкел районнардан гаять кызыклы бай материаллар җыйдык. (Алардан һаман файдаланалар әле). Бик тә сәләтле җырчылар, музыкантлар, курайчылар, биючеләр, өзләүчеләр, имитаторлар очраттык. Миңа 40 биючедән, 12 курайчыдан торган Башкорт халык биюләре ансамбле төзергә куштылар. Зур программа эшләп, репетицияләр ясадык, чыгышларыбызны төпкел районнарга алып барып күрсәттек. Артистларның, әдипләрнең, һәвәскәрләрнең күңелләре күтәренке. Мине алда торган чараның баш балетмейстеры итеп билгеләделәр. Дулкынланам. Ни әйтсәң дә, Мәскәү тамашачысы алдында республиканың бию һәм балет өлкәсендәге казанышларын күрсәтү уен эш түгел.
Кызганычка каршы, сугыш башланып китте. Фронтка җибәрүләрен сорап, якын дустым Сәгыйть Мифтахов белән һәркөнне диярлек хәрби комиссариатка йөрибез. Дустым китте, мине һаман алмыйлар. Башкорт атлы дивизиясе оештырыла башлады. Без дә дивизия яугирләре алдында концертлар куябыз. Ниһаять, партия өлкә комитеты секретарена кереп булса да, фронтка китү теләгемә ирештем. Ике тәүлек дигәндә Мәскәүгә барып җиттем. Кызыл Армиянең Баш сәяси идарәсендә мине Үзәк фронтка үзешчән сәнгать буенча инструктор итеп җибәрмәкчеләр. Ә мин Башкорт атлы дивизиясенә җибәрүләрен сорыйм.
Якташларым белән Воронеж фронтында очраштым. Башкорт җиләнен һәм камчат бүрегемне кидем дә биергә төштем. Гармунчылар, җырчылар да табылды, үзеннән-үзе концерт башланып китте. Шуннан Миңнегали Шәйморатов, Таһир Кусимовлар белән сөйләшеп, ансамбль оештырырга дигән фикергә килдек. Окопларда йөри-йөри талантлар эзләргә тотындым. Дивизия командиры ансамбльнең хәлен һәрчак сорашып торды. Бер частьтан икенчесенә йөреп, йөзәрләгән концерт куйдык. Безнең өчен окоплар да, блиндаж һәм автомашина кузовы да сәхнә ролен үтәде. Солдатлар күңеленә чәм өстәлде, җиңүгә дәрт артты. Сәнгатьнең бөек көчен, яугирләрнең авыр минутларда да рухи сынмавын, матурлыкка омтылуын күрсәтүче дәлил иде бу.
1944 елда БАССРның 25 еллыгы билгеләнү кичәсенә Уфага кайттым. Минем мондагы ансамбль тулысынча диярлек таркалган иде инде. Бәйрәм концертларыннан соң яңадан фронтка ашыктым. Озакламый Кызыл Армиянең Баш сәяси идарәсе мине Мәскәүгә чакырып алып, Совет профсоюзлар җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры һәм педагогы итеп тәгаенләде. Сәнгать җитәкчесе композитор Анатолий Новиков иде.
— Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле турындагы китапта шундый юллар бар: “Татар бию сәнгатенә РСФСРның һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскәров бик зур өлеш кертте. Ул куйган биюләр халык тормышыннан алынган эчтәлекле күренешләр белән, үткен, мәгънәле, көлкеле-кызыклы булулары белән, бию техникасы белән аерылып тора. Беренче тапкыр балетмейстер куйган бу биюләрнең күбесе халыклашып китте...”
— Әйе, сугыштан соң Татар опера һәм балет театрында, Татар җыр һәм бию ансамблендә балетмейстер булып эшләргә туры килде. Казанда чакта “Зөһрә” дигән балет либреттосы да яздым. Музыкасы Нәҗип Җиһановныкы.
1953 елда мине яңадан Уфага чакырып алдылар. Чөнки Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге үтәргә тиеш иде. Халык биюләре ансамблен тулыландыру өчен авыл яшьләреннән ашыгыч рәвештә өч айлык курслар оештырдык. Шул чакта җыелганнар арасыннан Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артистлары, халыкара конкурслар лауреатлары Мөхәммәт Идрисов (Хәйбулла районы), Әнвәр Фәхретдинов (Дүртөйле), Равилә Хаҗиева (Кырмыскалы), атказанган артистлар Фәрит Кәримов (Ишембай), Рим Бакиров (Чакмагыш), Зилара Әюпова (Мәчетле), Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фәния Гәрәева (Дүртөйле), Екатерина Варламова (Уфа) һәм башка исемнәр бар. Мәскәүдә бик уңышлы чыгыш ясадык. Ансамбль ныгыды, остарды. Инде безгә чит илләргә чыгарга да рөхсәт ителде. Вьетнам, Монголия, Корея, Бирма, Һиндстан, Пакистан, Әфганстан... Үзебез булган һәр илдә ул халыкның биюләрен отып алдык. Җиденче Бөтендөнья фестивалендә лауреат исеменә лаек булдык.
— Сез куйган биюләр ансамбль программасының нигезен тәшкил итә. Шуларның кайберләренең тарихы турында сөйләмәссезме?
— Бу җәһәттән иң беренче “Өч туган”ны искә алыр идем. Фронттагы ансамбльдә яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Актив кына катнашып йөрүче өч кешегә игътибар итәм: төрле яшьтәге, үзенчәлекле, темпераментлы кешеләр... “Өч таган таймас” дигән әйтемне истә тотып, “Өч таган” исемле бию куйдым. (Соңрак ул “Өч туган”га әйләнде). Мәскәүдәге чараларга әзерләнгәндә яудашларымның образын Мөхәммәт Шәмсетдинов, Мөхәммәт Идрисов, Әнвәр Фәхретдиновларга күчердем. 1939 елда Бөрҗән якларында экспедициядә йөргәндә “Гайшә” дигән көй язып алган идем, бераз үзгәртеп шуны файдаландым. Бию зур уңыш казанды. Бөтендөнья фестивалендә алтын медаль алды. “Кичүдә”, “Бездә сабантуй”, “Төньяк амурлары”, “Яшь йөрәкләр”, “Корыкчылар”... Аларның һәркайсының бай тарихы бар...
... Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров үзе оештырган, үз баласы кебек якын күргән ансамбльдә эштән һәм 1984 елның 18 июнендә якты дөньябыздан киткәннән соң бу иҗади коллектив шактый катлаулы дәвер кичерде. Авыр хәлгә калган чаклары да булды.
Башкорт халык биюләре дәүләт академия ансамбле 1988 елдан Фәйзи Гаскәров исемен йөртә.
Фәрит Фаткуллин.