+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 октябрь 2022, 07:42

“Театр. Иҗат. Талант” фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә

1 октябрьдән РСФСРның атказанган артисты, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Гобәйдулла улы Имашевның тууына 115 ел тулу уңаеннан Бишбүләк районы Бишбүләк авылында узучы “Театр. Иҗат. Талант” авыл үзешчән театрларының зона фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

“Театр. Иҗат. Талант” фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә“Театр. Иҗат. Талант” фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә
“Театр. Иҗат. Талант” фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Фестивальдә катнашырга үзешчән театр коллективлары, 18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге актерлар, авыл территориясенә базаланучы үзешчән театр коллективлары чакырыла.

Фестиваль ике турда үткәрелә. I тур 2022 елның 1 октябреннән 1 декабренә кадәр читтән торып уздырыла. II тур - 2023 елның 27-28 февральендә Бишбүләк мәдәният сарае сәхнәсендә халык алдында күрсәтү.

Фестивальнең I турында катнашу өчен тәкъдим ителгән форма буенча анкета-заявка һәм спектакльнең видеоверсиясен (облако сервисына сылтама, файлообменник яки теләсәсә нинди видеохостингны) 2022 елның 1 декабренә кадәр metod-otdel-rdk@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

I тур нәтиҗәләре буенча 10 иң яхшы иҗат коллективы II турда катнашырга чакыру алачак, ул 2023 елның 27-28 февралендә Бишбүләк Мәдәният сарае сәхнәсендә узачак. Фестивальнең II туры кысаларында театр иҗатының төрле юнәлешләре буенча осталык дәресләре узачак, Башкортстанның “халык” театрлары режиссерлары, жюри әгъзалары, театр әһелләре катнашында иҗади очрашу булачак.

Белешмәләр өчен телефоннар:
Уфа шәһәрендә: 8 (347) 289-66-96, 8 927 320 64 - Тәнзилә Сәгыйть кызы Калмурзина, Республика халык иҗаты үзәгенең театр сәнгате буенча баш белгече.
Бишбүләктә: 8 (347 43) 2-10-27; 8 917 456 88 - Зулия Мәрвар кызы Такутдинова, фестивальнең оештыру мәсьәләләре буенча координаторы, Бишбүләк мәдәният сарае методисты.

Тулырак мәгълүмат “ВКонтакте”дагы төркемдә vk.com/teatr_tvorchestvo_talant урнаштырылачак.

Фото: vk.com/teatr_tvorchestvo_talant

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас