

Яңа этностудия махсус эш кораллары һәм станоклар белән җиһазландырылган. Мәйданчык остазлар җитәкчелегендә чүлмәк эше, корамалап тегү, курчаклар ясау, бисердан әйберләр чигү һәм башка һөнәрләр белән мәшгуль булырга мөмкинлекләр ача.
Этностудия булдыру Илеш районы мәдәният бүлегенең Русия Президенты Мәдәни башлангычлар фонды гранты конкурсында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Этностудияне ачуда хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәертдинов, фольклорчы-этнограф һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлгенә Баймурзина, мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Әхмәдиев һәм район халкы катнашты.
Шулай ук биредә "Иҗади салават күпере" халык осталары ярминкә-күргәзмәсе һәм осталык дәресләре оештырылды.
Фото: bashkortostan.ru