Бу хакта Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе башлыгы Олег Полстовалов Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә әйтте.
Ул Русия Мәдәният министрлыгы линиясе буенча һәйкәлләрне тергезү һәм саклауга федераль финанслау программасында катнашу мөмкинлеге турында искәртте. «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында «Тарихи хәтер» ярдәмче программасы тарафыннан мәдәни мирас объектларын реставрацияләүне финанслау каралган.
- Федераль акчаларны җәлеп итү буенча яхшы эш үрнәге сыйфатында Зилаер районы хакимиятен билгеләп үтәчәкмен. Зилаерда Спас-Преображенский чиркәвен тергезүгә районнан 70 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән, - диде Полстовалов. - Биредә дә шундый нәтиҗә бар: бер үк вакытта чиркәү тергезелде һәм тарихи җирлек территориясен төзекләндерүгә акча җәлеп ителде, ягъни берьюлы ике юнәлеш буенча эш башкарылды, Зилаер үзәгендә бик матур иҗтимагый киңлек барлыкка килде.
Башкортстанның мәдәни мирас объетларын саклау идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу очракта идарә тарафыннан муниципалитет белән берлектә тиз арада гыйбадәтханәдә реставрация эшләрен башкаруны документлар белән тәэмин итү буенча бик зур эш башкарылган. Ул шулай ук, башка үрнәкле эшләрне дә әйтеп узды.
Олег Полстовалов муниципаль милектә булган һәм мәдәни мирас объектлары булып торучы күчемсез милек объектларын Башкортстан дәүләт милкенә тапшыру турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим итте.
Фото: arch-katarsis.com