Әлбәттә, ул иртәдән кичкә кадәр кабинетта утырмый, әлеге эш өчен бу кирәк түгел. Гомумән, Радик көн саен төш вакытында гына уяна.
- Ниндидер чаралар булганда, кунаклар килгәндә, яшьләр белән бәйле эшләр эшләргә кирәк булганда, глобаль проектлар вакытында мин һәрвакыт катнашам. Һәрвакытта да минем фикеремне искә алалар, утырабыз, фикер алышабыз һәм тәкъдимнәребезне әйтәбез, – дип сөйләде ул "Восток ФМ" радиосына.
Үз эше өчен хезмәт хакы аламы, дигән сорауга артист, үзем дә бик яхшы акча эшли алам, дип җавап бирде.