+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 октябрь 2022, 04:35

Җитәкче дә, иҗатчы да булу җиңелме?

Русиянең һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Айрат Терегуловка – 65 яшь.

Җитәкче дә, иҗатчы да булу җиңелме?Җитәкче дә, иҗатчы да булу җиңелме?
Җитәкче дә, иҗатчы да булу җиңелме?


Айрат Терегулов 200дән артык республика, тө­бәк­ара, Бөтенрусия, Бөтенсоюз, чит ил һәм халыкара махсус графика күргәзмә­ләрен­дә катнашкан. Ул Г. Сәләм исемендәге Башкортстан яшьләр, М. Нес­теров исемендәге “Кы­зыл капка / агымга каршы” III төбәкара академик күргәзмә-конкурсы пре­мияләре лауреаты, “Урал-Х” төбәк сәнгать күргәз­мә­сенең – алтын, “Урал-Графо” Екатеринбург I тө­бәк биеннале-фестиваленең көмеш медале иясе,
I Бөтенрусия эклибрис конгрессы лауреаты. Аның әсәрләре Русиядә һәм чит илләрдә музейлар, картиналар галереяләре һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. 2015 елдан М. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее директоры.

– Айрат Рәүфович, Сез данлыклы морза Терегуловлар нәселеннән. Ата-бабаларыгызның чыгышы белән кызыксынасызмы?
– Әлбәттә, кызыксынам. Миңа әтием ягыннан абыем Рәшит үзенең архивын тапшырды. Шушы документлар һәм башка эзләнүләрем нәтиҗәсе буларак, шәҗәрәмне төзедем. Әтием Терегул нәселеннән булса, әнием – данлыклы Еники нәселеннән. Әнием белән әтием икесе дә Благовар районының Каргалы авылында туып-үскән. Без апам белән Уфада туганбыз. Картәни-картәтиләр янына җәйге ялларда кайта идек.
– Киләчәктә рәссам булып китү теләге балачакта ук яралган идеме?
– Һәр бала кебек, мин дә сурәт ясарга яратсам да, ул чакта рәссам булу хыялым юк иде. Мәктәп елларында Нариман Сабитов исемендәге музыка мәктәбендә шөгыльләндем, скрипка классын тәмамладым. Музыкадагы гармония, композиция, ритм һәм башкалар сынлы сәнгатькә дә хас. Шуңа күрә дә, музыкаль белеме булган кешегә сынлы сәнгатьтә үзен тулысынча ачарга мөмкинлекләр күбрәк.
– Шулай да рәссам һөнәрен сайларга нәрсә яки кем этәрде?
– Армиягә алынгач, укуларны Бозаулыкта үттем. Шунда Ырынбур рәссамы белән таныштым һәм кызыксына башладым. Алга таба тормышым үзеннән-үзе шушы юнәлештә китте. Армия хезмәтеннән соң рәссам-бизәүче булып эшкә кердем. Аннан соң пединститутның сәнгать-графика факультетында уку, графика дизайны, иҗат, графика, рәсем, күргәзмәләр...
– Сезнең илһам чыганаклары?
– Дусларым, кешеләр белән аралашу, музыка тыңлау миңа илһам чыганаклары булып тора. Гадәттә, остаханәмдә музыка тыңлап эшләргә яратам.
– Айрат Рәүфович, Сез нинди җитәкче?
– Табигатем буенча мин каты күңелле түгелмен. Кул астында эшләгән кешеләрнең барысы белән дә тигез мөнәсәбәттә булырга тырышам.
– Җитәкчелек эше иҗатка комачауламыймы?
– Әлбәттә, иҗатка вакыт бик аз кала. Шулай да вакыт табарга тырышам. Җәй көннәрендә бакчага юлыбыз еш төшкәнлектән, кышкы айларны күбрәк иҗат ителә. Соңгы елларны бастыру графикасы белән эшләүне туктаттым дисәм дә була, чөнки бу бик күп вакыт таләп иткән, катлаулы эш. Шуңа күрә дә соңгы елларда картиналар язуга күчтем.
– Сезнең эшләргә вакыт үз йогынтысын ясадымы?
– Кеше яши-яши үзе дә үзгәрә, тәҗрибә, акыл туплый. Бу, әлбәттә, иҗат җимешендә дә чагылмыйча кала алмый.
– Кешенең шәхес булып формалашуы аның туган җиренә бәйле, диләр. Сез моның белән килешәсезме?
– Әйе, килешәм. Менә Уфаны гына алыйк. Башкала яныннан Караидел, Агыйдел елгалары ага. Минемчә, бу ике елгадан килгән ниндидер магнит-тарту көче иҗатка ярдәм итә, шул ук вакытта рәсем сәнгате белән шөгыльләнгәннәргә дә. Моның мисалы – бездә бик күп рәссамнар булуы һәм аларның төрлелеге. Әлбәттә, башка төбәкләрдә дә яхшы рәссамнар бихисап, әмма Башкортстанда алар төрледән-төрле.
– Яхшы рәссам булу өчен табигатьтән бирелгән сәләт кенә җитәме?
– Сәләт янына тырышлык, эшсөярлек, төпле белем дә кирәк. Әгәр дә кешенең үзенең омтылышы, теләге булмаса, мәҗбүр итеп укытудан гына аңардан рәссам чыкмаячак. Мин үзем Уфада югары белем алганнан соң, сәләтлеләргә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә укуын дәвам итәргә киңәш итәм.
– Сезнеңчә, яшьләр музейга үз теләге белән йөриме, әллә кемдер кушканга гынамы?
– Мәктәп яшендәге балалар оештырылган төркемнәр белән күбрәк килә. Бу бик тә кирәк эш, чөнки без киләчәк буында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Соңгы елларда гамәлгә кертелгән “Пушкин картасы” буенча да килүчеләр саны артты. Аның исәбе алып барыла. Әйтергә кирәк, безнең музейда бу юнәлештә күрсәткечләр яхшы.
– Алдагы көннәрдә музейда нинди кызыклы проектлар һәм күргәзмәләр көтелә?
– Әйтергә кирәк, музеебызда кызыклы күргәзмәләр бер-бер артлы булып тора. Ел ахырына кадәр үтәчәкләренең берничәсен әйтеп китәм: музеебызга нигез салучы, рәсем академигы М. В. Нестеровның тууына 160 ел тулу уңаеннан 18 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр күргәзмә булачак.
Быел Башкортстан сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе, башкорт акварельчеләре мәктәбенә нигез салучы Касыйм Дәүләткилдиевның тууына 135 ел тула. Шушы уңайдан “Касыйм Дәүләткилдиев. Графика. Рәсем” дип аталган күргәзмә эшләячәк. Бүген барган һәм киләчәктә булачак күргәзмәләр турында сайтыбызда да танышып була.
– Сезнең карашка, бүген кайсы якташыбызның иҗатына Русиядән читтә дә ихтыяҗ зур?
– Минемчә, ул – Башкортстанның атказанган рәссамы, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Франциянең Maison des Artistes әгъзасы Расих Әхмәтвәлиев.
– Үзегезнең юбилей уңаеннан күргәзмә оештырылачакмы?
– Төгәл генә әйтә алмыйм. Планлаштырылганнары бар иде, тик илдәге вәзгыять үзгәрү сәбәпле, күңелем артык күтәренке түгел, чөнки күпләр ут йотып яшәгәндә зурлап бәйрәм итү теләгем юк. Иң мөһиме – илебездә тынычлык булу!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас