"Кәбестә бәйрәме" көзге муллык чорында узган "Уңыш бәйрәме"нең бер төре икән.
- Күптән түгел генә "Кабак бәйрәме" узган иде. Бу юлы авылдашларны җыеп, әлегесен үткәрәбез. Баязитта уңган хуҗабикәләр бик күп. Бер-беребез белән аралашып, кунакка йөрешеп яшибез, - диде Баязит авылы мәдәният йорты мәдәни оештыручысы Фәйрүзә Муллагалиева.
Бу көнне авыл мәдәният йортына җыелган хатын-кызлар өйдә әзерләгән кәбестә ризыкларын да алып килеп, мул табын корган иде. Шулай ук кәбестә тозлау буенча үз рецептлары белән Миңнур Садриева, Гөлсимә Таһирова, Рәмзилә Садриева, Гөлнара Латыйпова уртаклашты.
Кәбестәне вак һәм тигез итеп турау буенча мастер-класс та үткәрелде. Аны Айсылу Котлыярова күрсәтте. Чарага мәктәп укучылары да чакырылып, алар да ризык хәзерләү серләренә төшенде.
Фойеда "Юмарт көз" күргәзмә-ярминкә дә оештырылган иде.
Бәйрәмдә "Балан җимеше" фольклор коллективы да катнашып, аңа ямь өстәде.
Фото: Зөһрә Исламова.