+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 октябрь 2022, 17:00

Камаллылар Уфага килә!

"Башкортостан" медиаүзәгендә Башкортстан һәм Татарстан театр әһелләре белән матбугат конференциясе узды.

Камаллылар Уфага килә!Камаллылар Уфага килә!
Камаллылар Уфага килә!


Конференция Уфа шәһәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур гастрольләре узуына багышланды.
Матбугат конференциясендә М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры директоры Иршат Фәйзуллин, Уфа "Нур" татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин, журналистлар катнашты.
Г. Камал исемендәге театр үз гастрольләрен Уфа "Нур" татар дәүләт театры сәхнәсендә 9 ноябрьдә Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектакле белән ачып җибәрәчәк. 10 ноябрьдә Айдар Җаббаровның "Хуш, авылым" һәм 11 ноябрьдә шул ук авторның "Хуш, авылым. Хыял" документаль спектаклен күрсәтәчәк. Әйтергә кирәк, әлеге спектакль ике серияле булып, икесе ике көн күрсәтелә.
Ә инде М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә 12 ноябрьдә Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар. Мөһәҗирләр", 13 ноябрьдә Илгиз Зәйниевның "Өйләнәм.tat" усал комедиясе, 14 ноябрьдә Артур Шәйдулланың "Сагынырсызмы?..", 15 ноябрьдә Александр Володинның "Санаулы кичләр" һәм 16 ноябрьдә Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" музыкаль комедиясен күрсәтәчәк.
Г. Камал театры директоры Илфир Якупов сүзләренчә, гастрольләр репертуарында татар классикасын, шулай ук заманча, эксперименталь әсәрләрне дә алып чыгарга тырышалар. Уфага алып килгән спектакльләр бик тә кызыклы, төрле, яңалыкларга бай. Мәсәлән, Айдар Җаббаровның "Хуш, авылым" һәм "Хуш, авылым. Хыял" документаль спектакльләрен автор пандемия вакытында Татарстанда югалып барган авылларга барып, шунда яшәгән кешеләр белән интервью ясап яза. Алардан ике спектакльлек материал чыга һәм театр икесен дә сәхнәләштерә.
Ә инде Артур Шәйдулланының "Сагынырсызмы?.." спектакле - 2019 елгы "Яңа татар пьесасы" конкурсы җиңүчесе. "Болганчык еллар. Мөһәҗирләр" спектакле кайчандыр тыелган автор Мәхмүт Галәүнең романы буенча куелган.
- Без Уфага сагынып киләбез. Монда үзенчәлекле тамашачы. Ә инде пандемия аркасында гастрольләр өзелеп торгач, бу юлы бигрәк тә ашкынып килдек. Башкортстан белән Татарстан театрлары арасындагы дуслык инде берничә дистә еллар дәвам итә. Ике тугандаш республика артистлары арасындагы дуслык та, буыннан-буынга күчеп бара. Бу бик тә матур күренеш. Театр бер урында гына тора алмый. Ул замана белән бергә атларга тиеш. Спектакльләребезне Башкортстан тамашачысы һәрвакыттагыча яратып кабул итәр, алар тулы залларда барыр, дип уйлыйбыз, - диде Илфир Якупов.
Конференция барышында драматургларның җитешмәвен, һәр ике як та моннан чыгу юлларын эзләүләрен әйтте, үзләрендә эшләнгән, алып барылган проектлары белән уртаклашты. Журналистлар белән җанлы аралашу барды.


Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас