+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 Октября 2022, 09:15

Куанычлы “Сообщение”!

Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Чулпан Раянова мәртәбәле конкурста җиңү яулады.

Куанычлы “Сообщение”!Куанычлы “Сообщение”!
Куанычлы “Сообщение”!


Уфа “Нур” татар дәүләт театрының “Фатыйма” спектакле үзенең җиңүле чыгышларын дәвам итә. Уфа, Яр Чаллы, Грозный. Шушы көннәрдә бу исемлеккә Пермь краеның Кудымкар шәһәре дә өстәлде. Октябрьдә “Сообщение” дип аталган IV Милләтара театр фестивале узды. Аны Пермь крае губернаторы ярдәмендә ел саен М. Горький исемендәге Коми-Пермяк дәүләт милли театры оештыра. Театр үзе — Коми-Пермяк округының иң төп мәдәни үзәкләренең берсе. Быел 90 еллыгын билгеләгән коллектив күптән түгел искиткеч яңа матур бинада эшли башлаган. Төрле театрларны кунакка җыеп, матур очрашулар, сөйләшүләр уздыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Шуңа бу фестиваль шәһәр тормышын ямьләндереп җибәрүче матур йолага әйләнгән. Тамашачы да аны ел саен көтеп ала икән.

Быел конкурс программасына Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 6 милли театр чакырылган. Афишага аларның иң яхшы спектакльләре кертелгән. Шулар арасында күпмилләтле Башкортстанның мәдәниятен һәм сәнгатен чагылдыручы коллектив итеп “Нур” театры билгеләнүе — зур горурлык. Җитди белгечләрдән торган жюри игътибарына репертуарның әһәмиятле әсәренә әверелгән “Фатыйма” спектакле тәкъдим ителде. Ул популяр язучы Зифа Ка­дыйрованың “Көтеп узган гомер” дип атал­ган трилогиясе буенча (Гөлнур Усманова инсценировкасы) театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин сәхнәләш­терүендә 2021 елда тәкъдим ителде. Беренче көннәрдән үк тамашачы сөюен яулап, театр бел­гечләренең дә җитди игътибарын җәлеп итте.
630 чакрым юл үтеп, коллектив Кудымкар шәһәренә килеп төште. Һава торышы безнең Уфадагыдан күпкә суыграк, җиргә хәтта юка гына кар төшкән иде. Шулай булуга карамастан, безне каршы алучылар­ның кайнар хисләре, күрсәткән хәстәре кү­ңелләребезне җылытып җибәрде. Килгән көнне Коми-Пермяк милли театрының Тарковский әсәрләре буенча әзерләнгән “А.Т.” спектаклен карасак, икенче көнне безне янә бай программа көткән.
22 октябрьдә иртән Пермь краеның милли-төбәк музеенда булдык. Андагы бай экспозиция, аларның тематик төр­лелеге безне сокландырды.
Көндез “Бүгенге мәдәният яссылыгында милли театрларның язмышы” темасына “түгәрәк өстәл” үтте. Анда театрның директоры Фирзәт Габидуллин, баш режиссер Азат Җиһаншин һәм әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова катнаштылар. Әңгәмәнең спикеры билгеле театр тәнкыйтьчесе, Русия Федерация­сенең атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Тихоновец билгеләп үтүенчә, милли театрларның үз йөзе, үз юлы бар. “Алар урыс психологик театрыннан күпкә аерылырга да мөмкин. Чөнки театрның нигезендә һәр халыкның фольклоры, халык авыз иҗаты, милли үзенчәлеге һәм йолалары ята. Ә алар — һәркемнең үзенеке, кабатланмас. Шул ягы белән алар безгә кыйммәт, кызыклы. Милли театрларга бик күп вазыйфа, миссия йөкләнгән: туган телне, гореф-гадәтләрне саклап, алдагы буынга тапшыру, яшьләргә тарихны җиткерү, үз милләтенең билгеле шәхесләре турында сөйләү”, – диде ул.
Шул уңайдан, ул татар театрының (бигрәк тә Казандагы Камал, Тинчурин театрлары) бу өлкәдә эшләгән эшләре турында бик күп сөйләде, алар мисалында башкаларны да иҗатын баетырга чакырды. Милли вазыйфалар башкаруына карамас­тан, күп кенә театрларның бүгенге көн вәзгыятенә, бүгенге көн авазына ачык, теләктәш булуын әйтте. Төрле эксперименталь эшләр, кызыклы проектлар, иҗади лабораторияләр аша яңа үсеш мөм­кинлекләре турында уртаклашты.
Кичен нурлылар Кудымкар тамашачысы һәм театр тәнкыйтьчеләре алдында чыгыш ясады. Зал шыгрым тулы. Спектакль зур игътибар белән карала. Менә тамаша тәмам, ә залда һаман тынлык. Берәм-берәм кул чабулар ишетелә башлады. Ул көчәйгәннән-көчәя барып, ахырда зур бер диңгез шавына әйләнде. Ул көчле алкышлар артистларны тагын һәм тагын сәхнә алдына чакырды, тагын һәм тагын баш ияргә әйдәде. Чынында, ул алкышларга тамашачының спектакль барышында туп­ланган бөтен йөрәк хисләре салынган. Ул алкышларда театр сәнгатенең көче, әһәмияте һәм югары асылы чагыла иде.
Спектакльдән соң фестиваль тәртибе буенча коллектив жюри әгъзалары белән очрашты: Татьяна Тихоновец (Пермь шәһәре, жюри рәисе), Алексей Исаев (Санкт-Петербург), Ирина Селезнева-Редер (Санкт-Петербург). Алар да тамашадан көчле хисләр алуын белдерде. Һөнәр таләпләре буенча әсәр бары тик белем һәм акыл белән генә бәяләнергә тиеш булса да, төп героиняга карата туган сөюен дә тәнкыйтьчеләр яшермәде. Алга таба спектакль җентекләп тикшерелде. Режиссер, артистлар, төп автор һәм сценарий авторының эшенә профессиональ бәя бирелде. Сәхнә әсәренең бербөтенлеге, көчле психологик тирәнлектә куелуы турында әйтелде. Айбикә (Резида Фәхруллина) белән Барый (Альберт Шәйхетдинов) рольләрен башкарган актерларның эше макталды. Ләкин иң зур мактау сүзләре төп героиня образын тудырган актриса Чулпан Раянова исеменә яңгырады. “Шулкадәр талантлы артистка, спектакль­нең башыннан алып азагына кадәр сәхнәдән чыкмыйча эшли, бер генә секундка да үз образыннан тайпылмыйча безнең күз алдында аның төрле яшен, төрле психологик халәтен гәүдәләндерә. Иҗади потенциалы искиткеч зур. Чынында мондый актриса – театр өчен зур байлык!” – дип ассызыклады жюри рәисе, коллегалары да бу фикер белән тулысынча килеште.
Кичен Коми-Пермяк милли театры оештырган актер клубы үтте. Коллегала­рыбызның искиткеч талантлы чыгышы, спектакльләрдән чагу музыкаль өзекләр безнең театр артистларының татарча җырлавы белән үрелеп барды. Чын мәгънәсендә, милләтләр дуслыгы, театрлар дуслыгы, төбәкләр дуслыгы булып яңгырады бу күңелле кичә.
23 октябрьдә фестиваль үз эшен тә­мамлады. Тантаналы ябылу кичәсендә жюри коллегиясенең эш нәтиҗәләре буенча йомгаклар ясалды. “Нур” театрының да исеме яңгырады. “Фатыйма” спектаклендә төп рольне башкаручы актриса Чулпан Раянова “Иң яхшы хатын-кыз роле” но­минациясендә җиңүче дип игълан ителде.
Шатлыклы хәбәр безгә инде Уфага кайтып җиткәч килеп иреште. Шулай булуга карамастан, ерак Кудымкар шәһәре Коми-Пермяк милли театры сәхнәсендәге тантана, җиңү хисен һәрберебез тоеп, коллегабыз өчен зур куаныч кичердек.
– Бу җиңү – уртак шатлык, уртак җиңү. Коллективның җиңүе. Шул уңайдан бөтен театр коллективы исеменнән фестивальне оештыручыларга, безне чакыручыларга, эшебезне бәяләүчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Киләчәктә дә очрашып торырга насыйп булсын, – дип куанычы белән уртаклашты театрның директоры Фирзәт Габидуллин.
Шундый чараларда үзеңнең кем икәнлегеңне, профессиональ дәрәҗәңне, тормыштагы урыныңны ачык бәялисең. Театр сәнгатенең, гомумән, милли театр­ларның әһәмияте тормышыбызда әйтеп бетергесез зур. Чөнки театр – халыкның рухы. Аның дәрәҗәсен тоту, заман белән бергә тагын да үстерү – безнең изге бурычыбыз. Театр хезмәткәрләренең генә түгел, тамашачыныкы да, бөтен халкыбызныкы да.

Гөлнур Халитова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас