+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 октябрь 2022, 05:55

Бүген сезне "Ашкадар моңнары" көтә!

Бүген 17.00 сәгатьтә филармониянең зур залында "Ашкадар моңнары" Башкорт халык җырларын үзешчән башкаручылар I республика конкурсының йомгаклау этабы үтәчәк.

Бүген сезне "Ашкадар моңнары" көтә!Бүген сезне "Ашкадар моңнары" көтә!
Бүген сезне "Ашкадар моңнары" көтә!
Проект - Башкортстан Башлыгы гранты җиңүчесе.

Конкурста Башкортстаннан һәм Русия төбәкләреннән 120дән артык башкаручы катнашты.

Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Юлай Гайнетдинов, Башкортстанның халык артисткасы Тәнзилә Үзәнбаева, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Идрисова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Тулыбаева составындагы жюри иң яхшы үзешчәннәрне сайлады. Конкурста катнашучылар ике сайлап алу этабын узды.

29 октябрьдә 21 башкаручы Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Финалистлар арасында "Ашкадар моңнары" I республика конкурсында җиңүчеләр, лауреатлар һәм махсус призлар ияләре билгеле булачак. Шулай ук «Тамашачылар мәхәббәте призы» иясе дә сайланачак.

Чара тамашачыларын уникаль вакыйга көтә-концертта барлык башкаручылар да «тере тавыш»ка, фонограммасыз җырлаячак!

Бәйгенең йомгаклау этабы башланганчы филармония фойесында республиканың халык осталары эшләре белән танышырга мөмкин булачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас