Чынлап та, популяр җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның – республикабызның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылы егете булуын, ә Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Газинур Моратның ут күршебезнең Кукмара районының Зур Сәрдек авылында туып-үсүен күпләр белә. Ләкин бу – беренче карашка гына шулай.
Чынлыкта аларның авылдаш булуы, бер тамырдан чыгуы һәм хәтта араларын туганлык җепләре дә бәйләве бик ихтимал хәл. Моны безгә янә риваятьләр ачты. Эш шунда, 1998 елда Башкорт дәүләт университетының татар-урыс бүлеге студентлары Алсу Сөнәгатуллина һәм Фәнилә Бәйрәмова Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында укытучы Фазлый Камалиевның (1908 елгы) шушы ук авылда яшәгән Байсар Имангуловта сакланган кулъязмаларыннан авыл тарихына кагылышлы ике риваять язып алалар. Аның буенча, Карамалы-Гобәй нәкъ шушы Татарстанның Кукмара районы Байлар Сердәге (хәзерге исеме – Зур Сәрдек) авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә. Шулай итеп, риваять буенча Ришат Төхвәтуллин һәм Газинур Моратның ерак бабалары авылдашлар булып чыга! Менә шундый тарихи серләрне дә ачып сала ул фольклор әсәрләре.
Өстәп шуны да әйтик, Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылы да читтән килүчеләр – хәзерге Киров өлкәсе Малмыж районындагы Старый Бурец авылыннан кайчандыр күчеп утыручылар тарафыннан нигезләнә. Моны 1994 елда Кукмара районында телче-галим Дария Рамазанова язып алган Сәрдекбаш авылы тарихы раслый. Димәк, бер-берсеннән йөзләрчә чакрым читтә урнашкан һәм Русиянең өч төбәгенә караган авылларның тамырлары уртак булып чыга! Шулай булгач, Ришат Төхвәтуллинның туганнары Башкортстанда да, Татарстанда да, Киров өлкәсендә дә яши икән бит! Менә кайда ул җырчының популярлык сере!
Без Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылы тарихына кагылышлы ике риваятьне берләштереп, түбәндә урнаштырабыз. Текстларның оригиналы БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы фольклор фондында саклана.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Элгәре Иван Грозный исемле патша була. Иван патша Урта Идел буенда яшәүче булгарларны басып алмакчы була һәм Казанга һөҗүм башлый. Ул Казанны ала алмый һәм ачуыннан тирә-яктагы авылларны туздыра. Шундый авылларның берсе – безнең ата-бабаларыбыз яшәгән Байлар Сердәге була.
Бу авылда Гобәй исемле мулла яшәгән. Акыллы булган һәм халык аны нык ихтирам иткән. Яу килә башлагач, ул авыл халкын өлкән улы җитәкчелегендә Уралга озата.
Мулланың өлкән улы Алдаргол халык белән башкорт җирләренә бара. Алар Өсән елгасының аръягында тукталалар һәм әлеге Алдар тавында төпләнәләр. Авылга мулла исемен кушалар. Ләкин авылның тирә-ягы тулы карама урманы була, һәм шуңа күрә авыл Карамалы-Гобәй дип атала башлый.
Ире Гобәй мулланың һәлак булуы турында ишеткәч, аның хатыны Сәлия әби бик кайгыра. Ул авылыбыз янындагы тауга менеп, моңлы җырлар җырлый торган була һәм шул җырларны кыя-ташларга язып калдыра. Бу тауны әле дә булса “Сәлия тавы” дип атыйлар.
Алдаргол артыннан Гобәйнең кызы һәм кияве җитәкчелегендә икенче төркем чыга. Ләкин алар Алдарголның эзләрен югалта һәм Нөгеш елгасы буенда туктала. Алар шушында төпләнә һәм авылга Сердәк исеме куша. Шулай итеп, Байлар Сердәге кешеләре ике авылга нигез сала.
Карамалы-Гобәйнең әлеге урыны ул вакытта куе урман, кеше үтеп чыга алмаслык сазлык белән капланган булган. Шуңа халык якында гына зур Өсән елгасы агып ятуы турында белмәгән дә, чөнки аңа кадәр үтеп керә алмаган. Вакыт узып, күчеп килүчеләр саны артып, авыл зурайгач кына, халык урманны чистартып, сазлыкны киптереп, Өсән елгасына кадәр үтеп кергән. Яңа иген басулары пәйда булган.
Шулай берчакны, монда авыл барлыгын белгәч, иярләнгән атларга менеп, Карамалы-Гобәй авылына башкорт картлары килеп чыккан. Алар бу җирләргә элек-электән башкортлар хуҗа булуын аңлаткан. Безнең авыл картлары киңәшләшкәч, аларны яхшы сыйлап, озак кына кунак иткән һәм шул ук вакытта үзара килешү төзегән.
Кунак булгач, башкорт картлары безнең авыл бабайларын ияртеп, Өсән елгасы аша чыккан. Алар биек тау башына менеп, атларыннан да төшмичә: “Ана, ана, шуннан”, – дип, Өсән елгасының Бәләбәй ягына күрсәткән. Аннары, икенче якка борылып: “Ана, ана, шуннан”, – дип Собхангул авылына күрсәткән. Шулай итеп, алар татарларга бирелгән җирләрнең чикләрен билгеләгән.
Кешеләр безнең якларга йөз еллар буена килгән. Шулай Кәлшәле авылы оешкан. Анда элек урам саен бертөрле халык яши иде: Казан кешесе, типтәр, мишәр һ.б. Соңрак Тукай авылы да нигезләнгән. Шулай итеп, башкортлар биргән җирләрдә бер-бер артлы татар авыллары барлыкка килгән.