+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
31 октябрь 2022, 16:45

Географик диктант язу мәйданчыклары буенча Башкортстан - беренче!

Республика "Географик диктант" халыкара акциясендә язу мәйданчыклары саны буенча - исемлектә беренче!

Географик диктант язу мәйданчыклары буенча Башкортстан - беренче!Географик диктант язу мәйданчыклары буенча Башкортстан - беренче!
Географик диктант язу мәйданчыклары буенча Башкортстан - беренче!

30 октябрьдә Башкортстан "Географик диктант" халыкара акциясендә катнашты. Быел республикада география буенча белемнәрне 910 мәйданчыкта тикшерергә мөмкин булды. Димәк, Башкортстан 2022 елда әлеге мәйданчыклар саны буенча - беренче урында! Икенче урында Краснодар крае - 807 мәйданчык, өченче урында Татарстан - 471 мәйданчык.

Традиция буенча диктант мәйданчыклары югары уку йортларында, училищеларда, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, музейларда оештырылды. Элекке еллардагы кебек үк, чараның мактаулы кунаклары булып Урыс география җәмгыяте әгъзалары - профессорлар, укытучылар, урындагы бүлекчәләр һәм яшьләр клублары рәисләре, Башкортстан Республикасында Урыс география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе Советы әгъзалары булды.

Үзәк мәйданчык итеп Уфада М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты сайланды. Биредә диктантның берьюлы ике мәйданчыгын оештырылды.

- Чараның шигаре: "Туган ягым. Илем. Ачышларым". Әлеге сүзләрнең әһәмиятен бәяләп бетергесез! Шуңа күрә елдан-ел күбрәк кеше диктантка кушыла. Мин илебез, аның географиясе, тарихы, табигате белән кызыксынучыларның саны артуына бик шат, - дип белдерде М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов.

Традиция буенча, 2022 елгы Географик диктант дүрт вариантта төзелгән, аларның һәркайсына ике өлешкә бүленгән 40 сорау кергән.

Диктантта катнашучылар үз нәтиҗәләрен 30 ноябрьдән соң dictant.rgo.ru сайтында шәхси идентификация коды буенча белә алачак. Моннан тыш, әлеге ресурста акцияне оештыручылар тарафыннан онлайн диктант язу мөмкинлеге каралган.

Быел географик онлайн тестлар Мәскәү вакыты белән 30 октябрьнең 14.00 сәгатеннән 10 ноябрьнең 14.00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Тестны үткәрү өчен 45 минут вакыт бирелә. Үз нәтиҗәңне бөтен биремнәрне үткәннән соң ук белергә була, ә ул ошамаса — яңадан тест узарга мөмкин. Игътибар итегез, диктантта катнашкан өчен таныклык бирү күздә тотылмаган.

Фото: rgo.ru

Географик диктант язу мәйданчыклары буенча Башкортстан - беренче!
Географик диктант язу мәйданчыклары буенча Башкортстан - беренче!
Географик диктант язу мәйданчыклары буенча Башкортстан - беренче!
Географик диктант язу мәйданчыклары буенча Башкортстан - беренче!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас