+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 Ноября 2022, 08:16

"Илледән соң борып куйдым!"

Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаевага беләсезме ничә яшь?!

"Илледән соң борып куйдым!""Илледән соң борып куйдым!"
"Илледән соң борып куйдым!"

Бер карасаң, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар сәхнәдә инде без туганчы булган кебек - эстраданы аларсыз күз алдына да китереп булмый. Ә Фәридә апага карасаң, аны яңа гына сәхнәгә баскан яшь кыз дип уйларлык.

- Мин илледән соң яшьне борып куйдым, шушы көннәрдә миңа 0:6! - дип шаярта яраткан җырчыбыз.

Шушы көннәрдә ул күркәм юбилеен билгеләде. Гадәттәгечә, шәһәр "Фәридә Тимербаевага - 60!" дигән афишаларга тулыр, радиолардан сәгать саен реклама барыр, телевидениедә концерты күрсәтелер дип көткән идек.

- Робертның юбилее пандемиягә туры килде, минеке җиткәч, илгә шундый зур сынау килде, - диде ул. - Инде мәдәният сарайларын белешеп беткән идек. Әмма яхшырак вакытка калдырырга булдык. Күптән түгел "Туган тел" каналының концерты булды. Сәхнә артындагы артистларга карыйм, барысының да балтасы суга төшкән кебек. Хәтта һәрвакыт эч катканчы көлдереп йөргән Данир да (Сабиров) җитди. Ә залдагыларны кайсында нинди хәсрәт булмас?! Шуңа илнең тынычлыгына, үзебезнең исәнлеккә өйдә Азан әйттереп, Коръән укытырга булдык. "Узкий круг" җыябыз дип башлаган идек, алтмыш кеше булып киттек. Әткәй-әнкәй, аларның якын туганнарыннан башлап, башка кардәшләр, дуслар, балалар, оныклар җыелды, шөкер. Сәхнә дусларыбыз - Салават, Әнвәр, Зифа, Халитләр - бик күпләр видео котлаулар җибәрде. Менә әткәй-әнкәй белән шуларны карап утыра идек әле.

- Фәнүзә апа белән Карый абый ни хәлләрдә?

- Әнкәйгә - 87, әткәйгә 91 яшь тулды. Бүген бездә дүртенче көн торалар, инде кайту сөйли башладылар. Һаман дөнья мәшәкате, һаман тормыш көтәләр әле.

- Үзегезнең тормыштан, җырчы язмышыннан канәгатьсезме, Фәридә апа?

- Аллага шөкер, димен! Җырлап, бераз халык арасында таныла башлаганнан бирле аның яратуын тоеп яшим. Артистлар белә инде - аннан да рәхәт халәт юк. Хәтта салкын җилләр искән заманда да шушы тойгы белән яшәлде. Яшермим, заллар бирмичә, җырларны эфирда яңгыратмыйча зарыктрыган чаклар булды. Шул вакытта "Башкорт җыры" фестиваленә чакырдылар. Сәхнәгә зур букет тоткан ханым менде, чәчәген тапшырганда, колакка: "Сез булачакны белгәч, ирем белән Октябрьскийдан кадәр килдек", - диде. Андый тамашачыларыбыз күп булды, без аларга мең рәхмәтле.

- Фәридә апа, Роберт абый белән танышу тарихын тагын бер сөйләгез дә, саубуллашабыз.

- Филлармониягә тавышны тыңлап карарга чакырганнар иде. Мин Борайдан юлда очраган "КамАЗ" кабинасында килдем. Аяк өшемәде. Ул катты! Килеп кердем филармониягә. Анда тиз генә баянчы табып бирделәр - мин җырлыйсы бүлмәгә чыбык кебек ябык, минем күзгә ул вакытта корым кебек кара булып күренгән бер егет килеп керде. Җырладым. Кайтканда юллар бер булып чыкты - икебез дә 29 санлы озын, сары автобуска утырдык. Менә йөрибез инде шул автобуста 40 ел буена әйләнеп!

Сары булмаган инде ул, Фәридә апа, алтын булган! Һич тә үтми торган яшьлек илегездә, бетми торган бәхет рәхәтендә яшәүләр насыйп булсын Сезгә!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас