Чарага Уфадагы "Бергә" гаилә үзәгендә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде.
Әлеге китапханәдә эшләүчеләр киләчәк буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур игътибар итә. Алар китапханәгә йөрүче балалар белән төрле чаралар, очрашулар, акцияләр үткәрә. 157нче мәктәпнең кадет сыйныфында укучылар да монда еш була.
Бүгенге очрашу ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка багышланса да, сүз Бөек Ватан сугышы китергән афәтләр турында, илен саклап башларын салган солдатлар, каһарманнар турында барды.
Китапханәнең баш китапханәчесе Роза Маркина балаларга Муса Гәрәевның
тормыш юлы, батырлыгы турында сөйләде, Муса Гәрәев үзе язган һәм аңа багышлап чыгарылган китаплар белән таныштырды. Алар арасында Зөһрә Исламованың Геройның 100 еллык юбилеена багышлап чыгарылган “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” дигән китабы да бар иде.
Автор әлеге китап белән таныштырды. Муса Гәрәевның “Яшим һәм хәтерлим” китабына кергән “Торнакай” бүлегендә тәсвирләнгән балачагы турында, мәктәп елларына кагылышлы кызыклы мәгълүматларны сөйләде. Сугыш һәм аннан соңгы тормышы, гаиләсе белән таныштырып узды. Балалар аңа үзләрен кызыксындырган сораулар да биреп, җанлы сөйләшү булды.
Журналист балаларны “Кызыл таң” гәзите, “Әллүки”, “Тулпар” журналлары белән дә таныштырды. Гәзит-журналларны укырга кирәклеген тагын бер кабат исләренә төшерде һәм чарада катнашучыларга бүләккә балалар өчен чыккан “Әллүки” журналын бүләк итте.
Муса Гәрәев хакында документаль фильм караганнан соң, балалар китапханәчеләр әзерләгән викторинада бик теләп катнашты. Биремнәр аша алар Муса Гәрәев турында алган мәгълүматларны хәтерләрендә калдырганмы-юкмы икәнлекләрен тикшереп карады. Чарада Муса Гәрәевка багышланган җырлар да яңгырады.
Фото: Зөһрә Исламова.