+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 ноябрь 2022, 06:30

"Ласковый май" төркеме янә концертлар куячак

Төркемдә кемнәр булачак?

Продюсер Андрей Разин яшь артистлар белән "Ласковый май"ның яңа составын җыю планнары турында игълан итте, дип хәбәр итә «КП» басмасы.

Продюсер сүзләренчә, яңартылган коллектив өчен социаль челтәрләрдә битләр булдырыла инде. Моннан тыш, хәзер «Ласковый май 2.0»да катнашачак артистлар кастингы бара.

Шулай ук Разин төркемнең җырларын үзаллы җырлаучыларга каршы сугыш игълан иткән һәм 3 айдан соң «Ласковый май» һәм Юрий Шатунов турындагы бөтен яңалыкны "блокировать" итә башлаячагын белдергән.

Продюсер ышандырганча, «Ласковый май»ның бөтен тарихы һәм төркемнең чыгышлары аның "Ютюб"тагы каналында гына булачак.

Фото: "РБК" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас