

Чара Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты; Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Фәнни-мәгариф теология ассоциациясе (НОТА) һәм югары уку йортлары арасындагы "Дин һәм җәмгыять" үзәге теләктәшлегендә оештырылды.
Чара теология һәм дин белеме институтлары арасында конструктив диалог төзүгә юнәлтелгән. Конференциягә 300дән артык гариза керде. Анда дин галимнәре, Ислам белгечләре, теологлар, философлар, тарихчылар, социологлар, филологлар, фәнни һәм мәгариф оешмалары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары катнаша.
Конференциядә Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан вәкилләре, шулай ук Русия Федерациясенең төрле субъектлары - ЛХР, Чечен һәм Кабарда-Балкар республикалары, Дагстан, Татарстан, Ставрополь крае, Тыва Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Чиләбе, Екатеринбург, Саратов шәһәрләре вәкилләре катнаша.
- Акмулла университеты инде 15 елдан артык Ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү буенча эш алып бара. Университетта рухи үсешнең фәнни-тикшеренү үзәге уңышлы эшли. Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды ярдәмендә дин әһелләре өчен укулар үткәрелә. Русия Ислам университеты белән күпкырлы хезмәттәшлек җайга салынды, - дип белдерде М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов.
Конференция кысаларында пленар утырышлар һәм дискуссияләр, ачык лекцияләр һәм "түгәрәк өстәл"ләр, осталык дәресләре һәм секция утырышлары оештырыла.
Фото: М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты матбугат хезмәте