Бу - телекомпаниянең грантлар бәйгесендә беренче җиңүе. Җиңүче проект «Донбасс Геройлары – Башкортстан Геройлары» дип атала.
Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчылар турында кыска метражлы биографик документаль фильмнар циклындагы тарихи вакыйгалар, фактлар һәм саннар гына түгел. Бу - барыннан да элек, Ватанга һәм үз бурычларына тугры кешеләр.
Телекомпания журналистлары Туган ил иминлеге өчен иң югары бәяне түләүдән курыкмаган сугышчыларның тормыш юлын ачарга карар иткән. Проект командасы геройлар биографиясенең иң хәрәкәтчән, лирик һәм «сөйләүче» мизгелләрен үз эченә ала һәм күрсәтәчәк. Фильмнар дуслар һәм туганнар, сыйныфташлар һәм укытучылар истәлекләре, фото һәм видеоматериал, архив, шәхси һәм гаилә документлары белән тулыланачак, сугышчы батырлыгына горурлык, хөрмәт хисләре уятачак.
Проектның төп идеясе - әлеге фильмнар аша русиялеләрнең гражданлык позициясен ныгытуга, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү. Әлеге серия, шулай ук, Салаваттан булган яугирләрнең күрсәткән хәрби батырлыгы һәм каһарманлыгы үрнәгендә Донбасс Геройлары истәлеген мәңгеләштерү максатыннан эшләнгән.
Фото: Башинформ