Быел конкурска 14 эш тәкъдим ителгән иде. Традиция буенча, өч журналист 100 мең сум күләмендәге бүләк белән Башкортстан Хөкүмәте лауреаты исеменә һәм премиясенә лаек булды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев премия лауреатларын тәбрикләде, алар башкарган эшнең кирәкле һәм бәһасе зурлыгын ассызыклады.
Быелгы лауреатлар – Тәлгать Сәгыйтов, Фәнзил Саньяров һәм Айгөл Госманова.
Премия Тәлгать Сәгыйтовка эссе жанрындагы «Хәтер ипкендәре» дигән истәлекләр җыентыгы өчен бирелде. Ул «Агыйдел» журналы редакциясе коллективы тарафыннан тәкъдим ителгән иде.
Фәнзил Саньяров «Башкортстан укытучысы» журналының редакциясе коллективы тарафыннан замандашлар турында публикацияләр циклы өчен тәкъдим ителде һәм премиягә лаек булды.
«Башкортостан» телерадиотапшырулар компаниясе дәүләт унитар предприятиесе телевидение студиясенең баш белгече Айгөл Госманова Башкортстанда «Русия рәссамнар иҗади берлеге» Гомумрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе тарафыннан Башкортстанда мәдәният һәм сәнгать үсешенең төрле юнәлешләре буенча программалар циклы өчен тәкъдим ителде һәм җиңү яулады.
Һәр лауреат үз чыгышында жюри әгъзаларына, аларны тәкъдим иткән коллективларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
– Минем язмыш Шаһит Ходайбирдин премиясе белән күптән бәйле. Озак еллар әлеге конкурсның жюри әгъзасы булып тордым. Инде менә бу юлы үзем лауреат булдым һәм моңа мин бик тә шат. Элегрәк, мин жюрида эшләгәндә, җиңүчеләр тәү чиратта партиягә рәхмәт сүзләре җиткерсә, хәзер инде минем хезмәтне күргәннәре һәм югары бәһаләгәннәре өчен Хөкүмәткә, мине тәкъдим иткән «Агыйдел» журналы редакциясе коллективына рәхмәт сүзләрен әйтәм, – диде Тәлгать Сәгыйтов.
Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.