+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 ноябрь 2022, 13:00

Рим Хәсәновның иҗаты фәнни дәрәҗәдә өйрәнелә

Уфада Рим Хәсәновның 75 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узды.



Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының камера залында башкорт композиторы, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1973 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы, Башкортстанның халык артисты, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Рим Хәсәновның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Милли музыка мәдәнияте мәсьәләләре» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Конференцияне институтның традицион музыкаль башкару һәм этномузыкология кафедрасы һәм музыка тарихы кафедрасы оештырды.
Институт җитәкчелегеннән сәламләү сүзе белән фәнни эш буенча проректор, сәнгать теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире, сәнгать белеме кандидаты, доцент Айсылу Сәгыйтова чыгыш ясады, аннан соң докладлар укылды.
УДСИның композиция кафедрасының 4нче курс студенты Эдуард Христафоров Рим Хәсәновның «Өч пьеса» фортепиано циклыннан «Темперамент №1» әсәрен башкарды.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас