+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 ноябрь 2022, 09:10

"Врача! Врача!" дип кычкыра башламасыннармы!.."

Данир Сабировның котын очырганнар.

"Врача! Врача!" дип кычкыра башламасыннармы!.."
"Врача! Врача!" дип кычкыра башламасыннармы!.."
Юмор остасының Түбән Камадагы концерты вакытында күңелсез хәл килеп чыккан. Бу турыда артист социаль челтәрдә яза.

«Түбән Кама! Матур очрашу булды! Зур рәхмәт!

Концертларым маҗараларсыз үтми инде. Кичә тамаша вакытында: «Врача! Врача!» – дип кычкыра башламасыннармы?! Бер апаның хәле начарайды. 2-3 минут паника булды. Башта «эпилепсия микән» дип уйладым... Баксаң, кан басымы төшкән икән.

Бүген хәле ничек икән? Үзе яисә якыннары укыйдыр бу постны, языгыз әле, зинһар, борчылам», – дигән Данир сәхифәсендә.

Әлегә апаның хәлен белдереп язучы юк иде. Данир көтә. Уяурак булыгыз әле.

Фото: социаль челтәрләр

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: