Шәһәр китапханәсенең баш китапханәчесе Алсу Әхмәтова мәдәни чараның герое белән якыннанрак таныштырып үтте:
— Люция Әблиева да кече яшьтән үк оста бии дә, җырлый да, шигырь дә сөйли. Әмма ул тормышта хокук белгече һөнәрен сайлый. Югары уку йортының хокук факультетын тәмамлагач, зур оешмаларда җаваплы вазыйфаларда хезмәт сала. Кызлары Казанга укырга кергәч, Люция Мәснәви кызы да Татарстанга күченә. Анда монополияга каршы хезмәт күрсәтү идарәсендә, техник күзәтчелек оешмасында эшли. “Каләм тибрәтү җан таләбем”, — ди ул һәм беркайчан да иҗаттан аерылмый. Социаль челтәрләрдә теркәлеп, чәчмә әсәрләрен һәм шигырьләрен бу киңлеккә чыгаргач, иҗатына мөкиббәннәр саны бермә-бер арта, алар арасында илебезнең төрле төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә гомер кичерүче милләттәшләребез дә бихисап. Туган ил, туган җир, туган як, мәхәббәт турында, балалар өчен дә күп яза ул. Шигырьләре белән даими рәвештә иҗади бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый. Быел “Балачак җыры-2022” бәйгесендә иң күп тавыш җыйган җырлар арасында шагыйрәнең “Токмач кисәм” җыры (Эльвира Нигъмәтуллина көе) җиңүче дип танылган. Бу бәйге ел саен татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча республика Президенты каршындагы комиссия һәм “Шаян ТВ” балалар телеканалы тарафыннан үткәрелә. Быел бәйгегә йөздән артык җыр килеп, авторлар арасында үзешчән һәм профессионал композиторлар, шагыйрьләр катнашкан.
2014 елда дөнья күргән “Сөюемнең тәңресе” дип аталган беренче китабын автор якын кешеләре – мәрхүмә әнисе Хәят Зәки кызы һәм әтисе Мәснәви Бәдретдин улы Бәдретдиновларның якты истәлегенә багышлаган. Люция Мәснәви кызының исеме 2016 елда Казанда нәшер ителгән “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” китабына да кертелгән.
2016 елда Люция ханым “Гөнаһ шомлыгы” дигән икенче китабын бастыра. Бу китапка кертелгән шаян шигырьләрдә гамьсез чиновниклар, тормыш җитешсезлекләре сатира утына тотыла, язмыш, яшәү мәгънәсе, рухи кыйммәтләр хакында уйлануларга да урын табыла.
Һәрдаим камилләшү юлыннан атлаучы язучының былтыр тагын бер китабы ташка басылды. “Соңлап тотылган җавап” дип аталган хикәяләр җыентыгын “Татмедиа” нәшер итте. Биредә шуны әйтик: Интертат электрон гәзитендә халык аеруча яратып укыган авторларның әсәрләре дөнья күрә. Талантлы якташыбыз Люция Мәснәви кызының иҗат җимешләре дә нәкъ шундыйлардан. “Соңлап тотылган җавап”та тормышыбызда булып торучы гыйбрәтле хәлләр оста итеп тасвирлана. Шуңа алар яшен дә, картын да битараф калдырмый. “Язмышлардан узмыш бармы” электрон китабы да авторның иҗатын сөючеләргә зур бүләк булды.
Очрашуга Люция Мәснәви кызы шигъри күчтәнәчләрен, яңа җыентыкларын да алып килгән иде. Сәләтле каләм иясе булудан тыш, ул бик оста оештыручы да икән: табадан гына төшкән иҗат җимешләре белән таныштырганнан соң, чарада катнашучыларны үзе төзегән мавыктыргыч җырлы-биюле тамашага җәлеп итте. Яше-карты язучы тәкъдим иткән табышмакларны чиште, кызыклы уеннарда катнашты. Җиңүчеләргә исә Люция ханым истәлекле бүләкләрен тапшырды.
“Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Дүртөйле бүлекчәсе, “Әллүки” халык фолькор ансамбле, “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары үзләренең җыр-моңнары белән чарага тагын бер бизәк өстәде. Очрашуга килгән тамашачылар яраткан язучыларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, җылы, күңелле мохиттә кинәнеп аралашты.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова