

Бүген камаллылар Уфа "Нур" татар дәүләт театры сәхнәсендә Кәрим Тигчуринның “Сүнгән йолызлар” спектаклен күрсәтә.
Әлеге театрда 10 һәм 11 ноябрьләрдә Айдар Җаббаровның "Хуш, авылым" һәм "Хуш, авылым. Хыял" документаль спектакльләре булачак. Ә инде М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә 12 ноябрьдә Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар. Мөһәҗирләр", 13 ноябрьдә Илгиз Зәйниевның "Өйләнәм.tat" усал комедиясе, 14 ноябрьдә Артур Шәйдулланың "Сагынырсызмы?..", 15 ноябрьдә Александр Володинның "Санаулы кичләр" һәм 16 ноябрьдә Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" музыкаль комедиясен күрсәтәчәк.
Фото: Рузил Имамов.