+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 ноябрь 2022, 07:34

Киркоров хатын-кызга кул күтәргән...

Арытаба Филипп Бедросовичка да бик каты эләккән, диләр...

Бу хакта Русия киңкүләм мәгълүмат чараларына телевидение тапшырулары алып баручысы Виктория Боня сөйләгән.

Телевидение алып баручысы барысы да ябык чарада булды, дип белдергән.

Боня сүзләре буенча, Киркоров хатын-кызның битенә тондырган. Шуннан соң, Виктория билгеләп үткәнчә, танышы хатын-кызны якларга чыккан һәм Филипп Бедросовичка берничә тапкыр суккан.

Виктория сүзләренчә, бу алышның ничек тәмамлануын ул күрмәгән, чөнки ир-егетләр урамга чыгып киткән.

Әлеге вакытта низагны рәсми раслау юк. Җырчы үзе бу хакта аңлатма бирмәгән.

Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас