Бәйгенең әлеге номинациясе аккордеончы, композитор, Башкорт АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Авыргазы районында туган Бәхти Гайсин иҗатына багышланган. Ә инде 8 ноябрьдә Чишмә Мәдәният сараенда бөек җырчы, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашеваның иҗатына багышланган сайлап алу туры узды.
Сәламләү сүзе белән Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шаһаретдинов чыгыш ясады.
Быел башкаручылар арасында конкурска 40ка якын гариза бирелгән, алар арасында 9 инструменталь ансамбль, 2 дуэт һәм республика районнарыннан, Русия төбәкләреннән 27 аерым чыгыш һәм Үзбәкстаннан 1 заявка бар.
Иҗади бәйгедә 10 яшьтән 75 яшькә кадәр конкурсантлар катнашты, алар баян, аккордеон, гармун, тальян, думбыра, балалайка, мандолина, курай, кубыз һәм флейтада уйнады. Конкурсның иң яшь катнашучысы Учалы районыннан Динислам Шаһиев булды, ә иң өлкән конкурсант - Авыргазы районыннан Фәиз Сафиуллин.
Бәйгенең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү 1 декабрьдә Уфада Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында узачак.
фото: ВК