

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры 1938 елның 14 декабрендә ачыла. Тәүге 9 җырчы Мәскәү консерваториясендә әзерләнә. Алар арасыннан Бану Вәлиева, Габдрахман Хәбибуллин, Хәбир Галимов, Зәйтүнә Илбаеваның исемнәре аеруча киң билгеле. Театрның күмәк сәхнәсе, хоры өчен кадрлар Уфада 1937 елның мартында укытыла башлый. Анда шөгыльләнгән егетләр, кызлар да иң тәүге опера спектаклендә катнаша. Мәгафүрә Сәлигаскәрова шушы үзебездәге төркемнән үсеп чыгып, гаять зур иҗади уңышларга ирешә.
“Беренче карлыгачлар”ның икесе — шактый озын гомер кичергән Бану һәм Мәгафүрә апалар белән аралашу насыйп булды миңа. 80 яшен узган Мәгафүрә апа һәм аның ул вакытта 92нче яше белән барган тормыш иптәше — РСФСРның һәм БАССРның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Арсланов белән аларның өендәге озын-озак сөйләшүләр онытылырлык түгел. Сүзгә әвәс, теремек, сәламәтлекләренә зарланмаучы кешеләр булып исемдә калганнар.
Атап әйткәндә, Мәгафүрә Галиулла кызы үз гомерендә “больничный”, “бюллетень” дигән нәрсәләрне белмәгән, даруны да беренче тапкыр 80 яшендә генә кабарга туры килгән. Авырырга вакыты булмаган. “Соңгы елларда колакка гына катыландым, — диде һәм сүзне шаяруга борды. — Бу яшьтә барысын да ишетеп бетмәсәң дә ярый инде...”
Сәхнә ветеранының сәламәтлегеннән һәм зирәк хәтереннән тыш, тагын бер нәрсә мине гаҗәпләндерде. Тоташ тарихи бер чор опера сәхнәсе күрке, радио һәм телевидениенең моңлы сандугачы булган бу җырчы консерваториядә дә, хәтта училищеда да укымаган. Аның сәнгатьтә ирешкән барлык казанышлары — тумыштан килгән таланты, үз өстендә чәмләнеп көне-төне эшләве, сайлаган һөнәренә мөкиббән бирелгәнлеге нәтиҗәсе. Милли операбызның “тәүге карлыгачлары”н — Мәскәү консерваториясен тәмамлап кайткан җырчыларны ул үзенә үрнәк итеп куйган, алардан өйрәнгән, шактый өлкәнәйгәч тә аларны хөрмәт белән телгә алды.
Рухият, илһамият өлкәсенә хезмәт итүче барлык олы талантлар авылларда туа. Бәләкәйдән шәһәрләргә күчеп, анда үсеп, укып, эшләсәләр дә, гомер буе авылдан илһам алып яшиләр. Мәгафүрә апа өчен илһам чыганагы икәү була — Чакмагыш районының Иске Ихсан һәм Кушнаренконың Әхмәт авыллары. Аларның беренчесендә 1922 елның 20 ноябрендә туган, 7 ел яшәгән. Шәһәр кызы булып киткәч, җәйләрен әнисенең туган авылы Әхмәттә үткәргән. Күп еллардан соң улы — күренекле рәссам Рифкать тә балачакта анда кайтырга атлыгып торган.
Әтиләре Галиулла — хокук сакчысы — күп вакытын хөкүмәт эшенә бүлә, ә балаларны тәрбияләүне әниләре Мәдинә — акыллы, киң күңелле, тормыш авырлыкларында чыныккан хатын — тулысынча үз өстенә ала. Дүрт баласы өчен ул уңганлык, намуслылык, түземлек, сабырлык үрнәге була. Җыр-моң яратучы ата-ана тәүге балалары Мәгафүрәнең дә шундый ук сәләтен сизеп, аңа гадирәк уен кораллары сатып алып бирә. Гаиләләре белән Уфага күченеп килеп, үзләре салган йорт янәшәсендәге мәктәптә (хәзер ул күркәм бинада хореография колледжы урнашкан) укый башлагач, бәләкәйдән үк җырларга һәм актриса булырга хыялланган кыз өчен яңа офыклар ачыла. Радионың балалар хорында урысча һәм башкортча җырлап та йөри. Җырлаганын ишетүчеләр аның тавышы — сирәк хәзинә, аңа мотлак рәвештә укырга кирәк, диләр.
Кызганычка каршы, укырга туры килми. Мәгафүрәгә 15 яшь тулганда гаилә өстенә кара кайгы ябырыла — 41 генә яшьлек әтиләрен рәхимсез чир аяктан ега. Дәваханәдә үлем чигендә ятканда кызына болай ди: “Әниегезнең кайдадыр эшләп мал табарга бернинди дә һөнәре юк, ул балалар гына үстерде. Гаиләдә төп терәк булып син каласың, туганнарыңны кеше итү дә синең өстә”.
Шулай итеп, булачак җырчы 8нче сыйныфны тәмамлау белән Уфа районындагы орлыкчылык лабораториясенә эшкә керә. Бераздан педагогия институтына китапханәче булып күчә. Анда, әлбәттә, эштә орлык санап утыру кебек ялыктыргыч түгел, акчасы да күбрәк. Иң мөһиме — мәдәни тормышка якынрак.
Мәскәү консерваториясендә уку хыялда гына кала. Актриса булу турындагы уйлары да башыннан чыкмый — драма театрында да җырлыйлар бит! Мәгафүрә бу театрны ярата һәм спектакльләргә даими йөри. Ә анда эләгү өчен хәйлә кора: сәгать бишкә килә дә, ишек төбендә торучы дежурларга, баш режиссер Мәкәрим Мәһәдиевка керәм, дип үтеп китә. Галеркага күтәрелеп, ике сәгать буе эскәмияләр астында пәрдә ачылганны көтә. Ә беркөнне, чынлап та, аның белән очрашырга батырчылык итә. Мәкә-рим абый, Хаҗи Бохарский, Галия Имашева утырган бүлмәгә керә, үтенечен әйтә. Биеп, шигырь сөйләп күрсәтә. Тегеләрдә бернинди җанлану сизелми. “Җырлый беләсеңме?” — дип сорыйлар. Кыз уйлап та тормастан, чиста, яңгыравыклы тавыш белән “Ил кызы”н җырлап җибәрә. “Менә нәрсә, кызым, — ди Мәкәрим абый, — биергә синең гәүдәң авыр, сөйләргә дикцияң шәптән түгел. Тиздән бездә опера театры ачылачак, син күренекле опера җырчысы булачаксың!”
“Бу бик тә кешелекле шәхес үзенең әүлияләрчә алдан белеп әйткән сүзләренең чынга ашканын күрә алмады, репрессия корбаны булды, — дип уфтанып искә алды Мәгафүрә апа. — Соңгы тапкыр мин аны кулга алынган көнне Уфа читендәге пионер лагеренда очраттым. Ул — Лир исемле улы, мин сеңлем янына барган идек. ”Нишләп йөрисең, чибәркәй?” — дип кул биреп күреште”.
Мәгафүрә, институт китапханәсендә эшләү белән бер үк вакытта, хәзерге үзәк почтамт бинасында урнашкан радиокомитеттагы урыс һәм башкорт хорларына да йөри. Һәр репетиция, концерт аның өчен бәйрәмгә әверелә. Күп еллар эшләгән пианистка Елизавета Крылова белән иртәнге алтыга радиокомитетка килеп җитәләр. Җыр текстларын тиз ятлый, ә кайчак аларны эре хәрефләр белән зур кәгазьгә язып, каршыдагы стенага беркетә. Хәтере, уңганлыгы, уйлап табучанлыгы белән алдыра.
Шунда тәүге профессиональ җырчылар белән аралаша башлый. Беркөнне студиядә мамык шәлгә төренгән яшь ир-атны күреп аптырый. “Кем ул, нигә алай?” — дип сорый иптәшләреннән. “Бу — Мәскәү консерваториясендә укучы, концертларда катнашырга Уфага кайтып йөрүче яшь җырчы Хәбир Галимов, ул шулай тавышын саклый”, — диләр аңа. Мәгафүрә Хәбир абыйсы җырлавының бөтен нечкәлекләрен исендә калдырырга тырыша, еллар үткәч, аның пластинкаларын сатып алып, кабат-кабат әйләндерә. Алай гына да түгел, соңрак бу ике җырчы концертлар белән бөтен республиканы йөреп чыга.
Болар – соңрак булачак хәлләр. Ә хәзергә...
1937 ел ахыры. Тиздән ачылачак опера театры хорына яшьләрне җыялар. 15 яшьлек Мәгафүрә алдында яңа офыклар ачыла. Бер елдан аны театр хорына эшкә кабул итәләр. Нәкъ шул вакытта Италия композиторларының “Тегермәнченең гүзәл кызы” һәм “Яшерен никах” дигән опералары белән театр эшен башлап җибәрә.
Мәгафүрә ярты елда ноталарны яхшы гына үзләштерә. Китапханәдә эшен дәвам итүенә карамастан, репетицияләрне калдырмый. Иптәшләре кузгалгалаганчы, рольләрне тиз генә өйрәнеп, ятлап ала. Театр җитәкчеләре аның мондый тырышлыгын күреп тора һәм 1939 елның мартында куелган “Ир-Таргын”дагы Ак Җилән, “Аршин мал алан”дагы Асия кебек бәләкәйрәк рольләрне дә бирә башлыйлар.
Яшь җырчыга зур өметләр баглаган баш режиссер — сәнгать җитәкчесе Петр Славинский вокал укытучысы Римма Фишерга аны өйрәтергә куша. Тәүге мәлдә Фишер аңа игътибар итми, билгеле солистлар белән генә шөгыльләнә. Әмма монда да Сәлигаскәрованың үҗәтлеге җиңә. Ул үзенә игътибар итсен өчен һәркөнне сәгатьләр буе Фишер классының ишеге төбендә тора. “Син һаман торасыңмыни? Әйдә, кер инде!” — дип чакыра аптырагач педагог.
— Профессиональ сәнгать яралган вакыйгаларның шаһиты булу бәхете тиде миңа, — дип сөйләгән иде Мәгафүрә Галиулла кызы. — Беренче музыка җитәкчебез Петр Славинский безгә Мәскәүдәге Зур театрда эшләп бай тәҗрибә туплаган, икенче дирижерны һәм урыс труппасын үзе белән алып килгән, үзе дә бик оста виолончелист иде. Монда тупланган музыкантлар исә музыка мәктәпләре белеме белән генә һәм алар Уфаның төрле кинотеатрларында эшли иде. Петр Михайлович виолончелистларны, валторначыларны, флейтачыларны, скрипкачыларны, гобойчыларны аерым-аерым өйрәтеп, бергә кушты. Башкорт труппасына, әйткәнемчә, үзебезнекеләр укып кайтты. Славинский 1938-45 елларда эшләп, урынына Алексей Ковальскийны китереп, үзе — Куйбышевка, аннан соң Мәскәүдәге Станиславский театрына китте.
1942 елда Уфага композиторлар Николай Чемберджи, Антон Эйхенвальд, Антонио Спадавеккиа, Николай Пейко, Киевның Т. Шевченко исемендәге опера театры тулы составы белән күченеп килә. Барлык иҗади көчләр бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып, төрле театрлар бер бинада сыешып эшли.
Мәскәүдән кайткан иптәшләр дә Мәгафүрәне үз араларында зуррак рольләрдә күрергә тели. Бу мәсьәләне Габдрахман Хәбибуллин аеруча еш күтәрә. 1942 елның 2 маенда Сәлигаскәрованы солист итеп күчерәләр. Бу вакыйга Халик Заимов һәм Антонио Спадавеккианың “Акбузат” операсы белән бәйле. Андагы Нәркәс партиясе Маһира Максютовага тапшырыла. Соклангыч чибәр, килеш-килбәте дә, тормышта да чын артист. Әмма җырлау сәләте чамалы. “Акбузат”ны әзерләгәндә Славинский аны бу спектакльдән читләштерергә мәҗбүр була. “Мәгафүрә мондамы, тизрәк сәхнәгә мендерегез үзен!” — дип кычкыра ярдәмчесенә. Опера сәнгате нечкәлекләренә үзаллы өйрәнүче кыз, үзе дә сизмәстән, консерватория белемле солистканы алмаштыра.
Шуны да әйтергә кирәк, Маһира ханым опера театрыннан бөтенләйгә китә, Новокузнецк шәһәрендә үзешчән сәнгать түгәрәге оештыра. Бервакыт безнең якташлар “Кодача” музыкаль комедиясе белән шул шәһәргә барып чыга. Залда иң алгы рәттә зур чәчәк бәйләме тоткан Маһира утыра. “Чәчәген икебезнең беребезгә бирәчәк бит инде, тик кайсыбызга?” — дип сәхнә артында Габдрахман Хәбибуллин белән Заһир Исмәгыйлев фараз итеп торалар икән. Ә ул туп-туры Мәгафүрәгә таба килә: “Зур талантың өчен — чын күңелдән”, — дип чәчәген аңа тапшыра, аны мактап тамашачыларга берничә сүз дә әйтә.
Мәгафүрә Галиулла кызының консерваториясе дә, академиясе дә опера театры булды. Талантын, тырышлыгын күргәннәре, бәяләгәннәре өчен андагы җитәкчеләргә, педагогларга, режиссерларга, дирижерларга гомер буе рәхмәтле иде. “Консерватория тәмамлап кайтканнар миңа үз белгәннәрен ихлас өйрәтте, — диде. — Алар мине үз тиңнәре күреп яратты, чөнки көнчел түгел, ә чәмле булдым, һаваланмадым, эреләнмәдем, үз урынымны белдем. Аеруча Бану Вәлиева белән якын дуслар булдык. Һәрчак миңа откырлыгым ярдәм итте. Драма сәхнәсендә текстыңны онытсаң яисә ныклап ятлап өлгермәсәң, нәрсәдер сөйләнеп йөрергә була әле, ә операда музыка үз җае белән агыла һәм син аның “чикләреннән” беркая да чыга алмыйсың”.
М. Сәлигаскәрованың тәүге зур партиясе П. И. Чайковскийның “Евгений Онегин”ыннан Ольга була. Монда ул төпкел авылда туган беркатлы, эчкерсез урыс кызының гади һәм сөйкемле образын тудыра.
Иҗат коллективын авыр хәлдән коткарган чаклары да еш була. Мәсәлән, Дж. Вердиның “Риголетто” спектакле башланыр алдыннан Магдалена партиясен җырларга тиешле җырчы кинәт чирләп китә. Славинский Мәгафүрәне чакыра да: “Унбиш минут эчендә бу партиянең текстын ятлый аласыңмы?” — дип сорый. “Алам!” — дип бер сүз белән генә җавап бирә яшь артист. Шулай булып чыга да. Магдалена аның сәхнә эшчәнлегендә чираттагы баскыч була.
Славинский киткәннән соң килгән барлык дирижерлар да операларда Сәлигаскәрованы катнаштырырга тырыша. 1945 елда Башкорт дәүләт опера театрына эшкә дирижер Алексей Ковальский килә һәм Мәгафүрәнең җырлаганын ишетеп, төп рольдә аны күздә тотып, Жорж Бизеның мәшһүр “Кармен” операсын куярга карар итә. Бер үк вакытта Н. Римский-Корсаковның “Патша кәләше”н әзерләүче дирижер Гарри Столяров та Любаша роленә чакыра. Җырчы бу спектакльләрнең икесендә дә уңышлы уйный.
Аңа иң нык танылу китергәне 1945-70 елларда (чирек гасыр буе!) башкарып килгән Кармен булгандыр. Дәртле, ялкынлы, чая чегән кызы Карменны
М. Сәлигаскәрова көчле һәм тигез тавышы, актриса осталыгы, төгәл кул хәрәкәтләре, музыканы нечкә тоюы белән ышандырырлык тасвирлый.
Еллар җырчыга яңадан-яңа уңышлар китерә. Осталыгы спектакльдән-спектакльгә үсә. Опера театрының әйдәүче солисты булу өчен күпме осталык, тырышлык, хезмәт кирәклеген ул яхшы белде. Дж.Вердиның “Аида”сында — дуамал, горур, көнчел Амнерис, шул ук композиторның “Трубадур”ында — чегән кызы Азучена, Чайковскийның “Мазепа”сында көчле ихтыярлы, авырлыклар һәм кырыс сынаулар алдында баш имәгән Любаша, шул ук авторның “Чародейка”сында — иренең хыянәте белән кимсетелгән чибәр урыс хатыны Евпраксия Романовна, Мейтусның “Яшь гвардия”сендә — үз иленә фидакарь бирелгән кыю кыз Ульяна Громова, Хренниковның “Давылга”сында — Аксинья...
Милли операларга килгәндә, Николай Пейконың “Айсылу” операсында — авыл хуҗалыгын коллективлаштыру чорында кулакларга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән башкорт кызының сөйкемле образын, Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч”ендә — ыру башлыгы, тугыз бала анасы Тугызакның, Заһир Исмәгыйлевның “Салават Юлаев”ында халык азатлыгы өчен көрәшкә улына фатыйха биргән легендар батырның әнисе Көнсылуның гүзәл образларын тудыра. “Евгений Онегин”да, “Сакмар”да — берьюлы ике, “Риголетто”да хәтта өч рольдә чыгыш ясаган чаклары була. 1946 елның ямьле җәе. Театр җитәкчелеге пароход яллап, ун көн йөзәләр. Яңа дирижер Алексей Ковальский “Кармен” операсы һәм барыннан да бигрәк төп рольдәге солистка белән зур уңышлар казанырга исәп тота. Солистка бик ябык, авырлыгы 46 килограмм гына, шуңа күрә иптәшләре аның бала табар вакыты якынлашуын да сизми. Пароходта юанаеп китә, моны күреп, Ковальский кайгыга кала: “Нәрсә эшлибез инде, чыгышыбыз өзелер микәнни?” — дип үрсәләнә. “Кайгырмагыз, минем ирем рәссам бит, җайлы гына кием эшләп бирер”, — ди солистка.
Чыннан да, Мәгафүрәнең ире, театр рәссамы Мөхәммәт Арсланов шундый кием эшләп бирә ки, аның көне килеп җиткән авырлы икәнлеген тамашачылар түгел, хәтта сәхнәдәшләре дә сизми. “Блестящая Кармен!” дип бәя бирә Әстерхан тамашачылары һәм сәнгать белгечләре.
Шул чыгыштан соң ук аны Уфага кайтарып җибәрәләр. Бердәнбер улы Рифкатьне 8 августта дөньяга китерә, чираттагы ялын ала. Күпләр хәтта аның бала тудырганын да белми кала. Сабыеның 40 көне тулганчы өйдә утыра да эшкә чыга. Гомумән, ул гомере буе эштән башканы белми.
— Ул заманда күбрәк җәмгыять өчен яшиләр иде, — ди Рифкать Мөхәммәт улы. — Әти-әниемнең мине тәрбияләргә вакыты да булмагандыр инде. Балачагым күбрәк авылда нәнәйләрдә үтте. Шулай да мөмкинлек булганда мине үзләре белән алып йөрергә тырышалар иде, алар белән мин бөтен Башкортстанны йөреп чыктым. Әни белән хәтта Мәскәүдә Бөтендөнья яшьләр фестивалендә булдым. Бер мәлне икәү Кызыл мәйданда почетлы президиумда тордык.
Әти-әнисе Рифкатьне фортепиано буенча укырга бирә. Ләкин ул музыкага күңел салмый, рәссам булып туганмын, дип әтисе һөнәрен сайлый. Мәскәүдә В. И. Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлый. СССРның Зур театрында стажировка үтә. Республиканың Урыс академия драма, Башкорт дәүләт опера һәм балет, Милли яшьләр театрларында баш рәссам вазыйфасын башкара, Уфа дәүләт авиация институтында укыта. Заманыбызның сәхнә бизәү сәнгатендә күренекле оста булып таныла. Рифкать Арсланов — Башкортстанның халык рәссамы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Әйткәндәй, аның кызы Диана да — танылган рәссам.
1947 елның маенда Мәскәүдә яшь җырчыларның смотр-фестивале үтә. М. Сәлигаскәрова андый югары дәрәҗәдәге бәйгегә беренче тапкыр бара. Үзен аеруча таныткан Кармен һәм Тугызак партияләрен анда да башкарып, беренче урынны ала. Шулай ук курайга кушылып, берничә башкорт халык җырын башкара. Сугыштан соңгы Мәскәү курайны һәм башкорт халык җырларын тәү башлап шунда ишетә. Безнең яшь җырчыны сайлап алып, Прагага — яшьләрнең һәм студентларның Бөтендөнья фестиваленә җибәрәләр. Аңа башкорт сәнгатен күрсәтү бурычы йөкләтелә. Туган илдән еракта үз халкы җырларын башкарып, сәнгатькә хезмәт итүнең нинди зур бәхет икәнлеген сизә, аннан да лауреат булып кайта.
1943 елда 21 яшьлек Мәгафүрә Сәлигаскәрованы “Почет билгесе” ордены белән бүләклиләр. Югары исемнәр дә озак көттерми. 1949 елда ул — БАССРның атказанган, 1951 елда — БАССРның халык, 1955 елда — РСФСРның атказанган, 1959 елда РСФСРның халык артисты була. Мәдәният эшлеклеләреннән беренче булып 1951-55 елларда РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Ел саен театрның сәнгать советында һәм үзешчән талантлар сайлап алу советында була. Озак еллар сәнгать ветераннары советы җитәкчесе буларак, яшь җырчыларга ярдәм итә.
Мәгафүрә Сәлигаскәровага заманында СССРның халык артистлары Сергей Лемешев, Павел Лисициан, Максим Михайлов кебек данлыклы җырчылар белән бер сәхнәдә җырлау бәхете тия. Сәхнәдәге мондый аралашуларда урыс мәдәнияте йолдызларының илебезнең тугандаш халыкларына, милләтләрнең иҗади хезмәттәшлегенә ихлас ярдәме чагыла.
Башкорт опера сәнгатенең кабатланмас Кармены булып танылган, шулай ук берсеннән-берсе гүзәлрәк берничә дистә образлар иҗат иткән Мәгафүрә Сәлигаскәрова тыңлаучылар һәм тамашачылар арасында аерым башкаручы буларак та зур абруй казанды, аның репертуары вокал сәнгатенең төрле жанрларын колачлады. Халык белән тыгыз бәйләнештән ул яңа көч, яңа фикерләр алды. Сәхнә эшчәнлегендә башкорт халык җырларын һәм башкорт совет композиторлары әсәрләрен пропагандалау зур урын алып торды. Мәсәлән, Хөсәен Әхмәтовның “Яшәсен тынычлык!”, Рәүф Мортазинның “Түгелмәсен аналарның күз яше”, Шамил Колбарисовның “Яз килә” кебек җырлары аның башкаруында гимн сыман яңгырады. Концерт репертуарларында Петр Чайковский, Николай Римский-Корсаков кебек урыс композиторларының романслары, Ватан, тынычлык, хезмәт турындагы патриотик әсәрләр дә билгеле урын алып торды.
Мәгафүрә Галиулла кызы 92 яшен тутырып, 2015 елда вафат булды.
Фәрит Фаткуллин.