+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 ноябрь 2022, 05:00

“Казан безне колач җәеп каршы алды!”

“Нур” театры мәктәп-студиясендә шөгыльләнүче төркем күрше республикада кунакта булып кайтты.

“Казан безне колач җәеп каршы алды!”“Казан безне колач җәеп каршы алды!”
“Казан безне колач җәеп каршы алды!”
Шушы көннәрдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры мәктәп-сту­диясенең татар төркемендә шө­гыльләнүче балалар һәм аларның ата-аналары Казан шәһәренә ерак сәфәргә чыкты. Максатлары татар мохите белән якыннанрак танышу, туган телдә аралашу күнекмәләрен ныгыту иде. Ни өчен дигәндә, балалар көндә­лек тормышта, хәтта гаиләдә дә ешрак урыс телендә аралаша. Татарча сөйләшү өчен дәресләрдә генә туган телне ишетү җитми. Сөйләм күнекмәләре ныгытылмаса, әлбәттә, онытыла бара.

Башта бу мәсьәләгә бәйле хыял туды. Балалар туган телнең матурлыгын, зәвыгын, байлыгын тойсын иде, дигән матур уй. Хыялны тормышка ашыру өчен төрле планнар кора башладык.
Бер төркем бала белән чит шәһәргә барып урнашу һәм яшәү, вакытыңны файда белән үткәрү беренче карашка гына җиңел тоела. Театр директоры Фирзәт Габидуллин һәм студия җитәкчесе Ленария Хаҗиева белән килешеп, Бөтендөнья татар конгрессыннан ярдәм сорадык. Һәм, безнең бәхеткә, Конгресстан һәм аның Башкортстандагы вәкиллегеннән уңай җавап, сәфәрне ничек итеп дөрес оештыру турында файдалы киңәшләр алдык. Аннары кунакханә, автобус эзләү, концерт номерлары әзерләү кебек оештыру эшләре башланды.
Һәм менә, ниһаять, без юлда! Театр студиясендә иҗади үсешкән балалар шөгыльләнүе гаҗәп түгел. Автобусыбыз концерт залын хәтерләтте. Балалар һәм ата-аналар туган телдә җырлар башкарды. Арабызда бер картәни – Гөлзимә апа Гарипова булуы бигрәк тә сөендерде. Ул сәфәр барышында безне һәрвакыт музыкаль яктан куәтләп, халкыбызның рухи байлыгы булган җырлар белән таныштырып барды. Юлга чыгучылар арасында студия педагогы Лиана Фәттахова һәм аның шәкертләре дә булып, алар да җыр-бүләкләрен кызганмады. Ә билгеле шагыйрә, Ф. Кәрим, Н. Нәҗми, М. Гафури исемендәге премияләр лауреаты Фәния Габидуллина үзенең шигырьләрен укып ишеттерде.
Барган көнне үк җомга кичендә студиячеләр Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды. Уфа кунакларын Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков каршылады. Илгиз Илдар улы җыелучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде, Конгресс эше белән таныштырды, кызыклы проектлар турында сөйләде.
Шимбә иртәсе Бөтендөнья татар конгрессы оештырган шәһәр буйлап экскур-сиядән башланды. Башлыча, балалар Курчак театрын карады. Экскурсовод Раушания ханым театрның төзелеш тарихы, әһәмияте, үзенчәлекле бизәлеше хакында сөйләде. Аннары Уфа кунаклары “Туган авылым” комплексына юл тотты. Анда татар халкының гореф-гадәтләре, көндәлек тормышның матур бизәкләре белән таныштылар, татар моңнарын тыңладылар.
Арытаба сәяхәтчеләр “Казан кремле” музей-тыюлыгына барды, Кол Шәриф исемендәге мәчет тарихы һәм башка тарихи мәгълүматлар белән танышты.
Казан шәһәре белән танышуны студиячеләр Татарстанның Милли китапханәсендә дәвам итте.
Китап иленнән чыккач, без, сәфәр кылучылар, Габдулла Тукайның әдәби музеена бардык. Ул искиткеч бай, балалар һәм өлкәннәр өчен бертигез кызыклы, заманча җиһазландырылган музей булып чыкты. Балалар бөек татар шагыйренә кагылышлы күпсанлы экспонатлар белән танышты. Музейда Тукайның 7 шәхси әйбере дә саклана. Робот-Апуш, тылсымлы көзге, интерактив такталарны карадык. Танышу азагында музей хезмәткәрләре балаларга Тукай турында мультфильм күрсәтте, ә студиячеләр музейга бүләккә татлы күчтәнәч калдырды. Күмәкләп Тукайның “Туган тел” җырын да җырлап ишеттердек.
“Әкият” курчак театрына бару онытылмаслык тәэссортлар бүләк итте. Студиячеләр Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен карады. Театрның зәвыгын, эчке һәм тышкы бизәлешен, уңайлылыгын балалар бик яратты. Кәҗә белән Сарык турында аннары тәүлек буе сөйләделәр, дип әйтсәм, һич арттыру булмас.
Спектакльне караганнан соң уфалылар кайтыр юлга чыкты. Казан —Уфа юлының үз программасы корылды: туган телдә табышмаклар яңгырады, уеннар уйналды. Милли үзаңны ныгыту өчен оештырылган сәфәр үз максатына иреште, димәк.
Шулай була күрсен! Чын татарлар, чын кешеләр үссен студиябездә!
Сәфәрне оештыруда ярдәм күрсәткән тагын ике кешегә – Стәрлебаш районының Мифтахетдин Акмулла исемендәге премиясе фонды рәисе Ягъфәр Хисмәтуллинга һәм киң танылган җырлар авторы Мидхәт Әбделмановка рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Айгөл Юлъякшина,
татар төркеменең кураторы,
сәхнә теле буенча педагог,
Казанга сәфәрне оештыручы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас