Илсөя Бәдретдинова блогында шундый сүзләр язган:
"Бер ир-ат әйтә миңа кичә:
- Сез хатыннар бозылдыгыз... Чалбар киясез. Машинада йөрисез! Акча эшлисез... Хатын-кызлыгыгыз да калмады ди.
Ә нишләргә? Яшисе килә бит. Машинасыз өлгереп булмый. За рулем күлмәк киеп йөрергә уңайсыз.
Тормыш шулайрак китереп куйды шул... Ирләр эшләргә тиешле бөтен эшне "нужа бабай" үзебезгә эшләргә өйрәтте.
Берәү яза миңа: "Мин инде ике тапкыр сиңа "привет" дип яздым. Өйләнәсем килә иде... Син җавап та бирмәдең", - ди.
Сезнең " привет" ка , мин " я согласна " дип җавап язарга тиеш идемме?

Икенчесе яза : « Мин башка республикадан. Казанны яратам. Сиңа күченеп килергә риза. Бергә-бергә йөрербез гастрольгә ди.
Сүзем юк. Мужики… вы серьезно?
Ирләр ир була белмәгәнгә , хатыннар " иргә" әйләндеме?
Хатыннар " ир"гә әйләнгәннгә , ирләр хатынлаштымы?"
Вәт сорау бу ичмасам. Сез ничек җавап бирер идегез?
Фото: социаль челтәрләрдән.