"Бу елның үзенчәлеге - күңел ачу түгел, ә мәгърифәтчелек характерындагы чаралар үткәрү. Агымдагы елда балалар аудиториясе өчен чараларның гомум юнәлеше сакланачак, игътибар гаилә кыйммәтләренә һәм гаилә белән бергәләп үткәрелгән вакытка юнәлтеләчәк.
Яңа ел каникуллары көннәрендә мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар һәм яшүсмерләр республика мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеген алачак. Дәүләт мәдәният учреждениеләрендә, ихтыяҗ булганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен махсус сессияләр каралган. Учреждениеләр тарафыннан барлык тамашаларга да урыннар броньланган.
Без, шулай ук, республиканың «Башкортостан» дәүләт концерт залында узачак төп чыршы бәйрәменә актив әзерләнәбез, Быел «Тылсымлы Яңа ел фәннәре академиясе»нең кызыклы интерактив тамашасын күрсәтәчәкбез. Офлайн-чаралар белән беррәттән, республиканың күп кенә шәһәр һәм районнарында без онлайн-форматта да чаралар уздырачакбыз.
Муниципаль берәмлекләрдә төрле сәбәпләр аркасында чараларда катнаша алмаган балалар өчен Кыш Бабай һәм Кар кызы өйләренә киләчәк", - диде үз чыгышында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Яңа ел чаралары турында халыкка мәгълүмат бирү өчен мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең рәсми сайтында, социаль челтәрләрдәге аккаунтларда, үзәкләштерелгән гомум мәгълүмат "Башкортстанның мәдәни дөньясы" порталында урнаштырылачак.
Фото: amily-name.ru