– Авылыбызда элек-электән тырыш, уңган кешеләр яшәгән һәм яши. Безнең Баязит – Русия, республика, район дәрәҗәсендә танылган шәхесләр үстергән төбәк ул, – дип, сүзен горурланып башлады авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Фәйрүзә Муллагалиева. – Мәдәният учагы утын сүндермичә, авылдашлар белән тыгыз элемтәдә торабыз, һәр бәйрәмне үткәреп, конкурс һәм фестивальләрдә катнашабыз. Районыбызда үткәрелгән “Дим бизәкләре” конкурсына ел саен ныклап әзерләнәбез. Күптән түгел Стәрлебаш районында узган “Бавырсак бәйрәме”нә бардык. “Кыңгырау”, “Яран гөл”, “Балан җимеше” төркемнәребез эшләп килә. “Пар канатлар”, “Ахирәтләр” клублары да актив эшчәнлеге белән сокландыра.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, тергезү буенча да эшләр алып барабыз. Озакламый ястык-мендәр тутыру йоласын күрсәтергә җыенабыз. Кул эшләрен яшьләргә өйрәтеп, аларга бу өлкәдә булган тәҗрибәләрен тапшыру ниятеннән өлкәннәр балаларга һәм теләге булган һәркемгә осталык дәресләре үткәрә. Төрле күргәзмәләр дә оештырып торабыз. Шулай да бинабызга ремонт ясалып, музыка җиһазлары да кайтарылса, тагын да яхшырак булыр иде. Әлегә безнең чараларны музыкаль яктан бизәүчебез –оста гармунчы Әлфия Раянова. Ул, үзенең төп эшеннән тыш, барлык чараларда да катнашып, репетицияләргә йөри. Шуңа күрә дә без аңа рәхмәтлебез, – диде Фәйрүзә Кәшиф кызы.
Авыл мәдәният йортында китапханә дә урнашкан. Китапханәчесе Айсылу Котлыярова сүзләренчә, монда барлык диярлек чаралар да авыл клубы хезмәткәрләре белән бергә оештырыла һәм үткәрелә.
– Бердәмлектә – көч, дип юкка гына әйтелмәгән. Бергә-бергә эшләүнең нәтиҗәсе дә яхшы, күңелле дә. Чараларыбызга мәктәп укучыларын чакырмыйча калмыйбыз. Алар үзләре үк мәктәптән чыккач та мәдәният йортына ашыгалар, монда кермичә өйләренә кайтырга уйламыйлар да. Бүген “Юмарт көз” чарасы кысаларында “Кәбестә бәйрәме” үткәрәбез. Ул – “Уңыш бәйрәме”нең бер төре, – диде Айсылу Миңнулла кызы.
– Күптән түгел генә “Кабак бәйрәме”н уздырдык. Баязитта уңган хуҗабикәләр бик күп. Бер-беребез белән аралашып, кунакка йөрешеп яшибез, – ди Фәйрүзә Муллагалиева.
Бу көнне авыл мәдәният йортына җыелган хатын-кызлар, өйдә әзерләгән кәбестә ризыкларын да алып килеп, мул табын корган иде. Шулай ук кәбестә тозлау буенча үз рецептлары белән Миңнинур Садриева, Гөлсимә Таһирова, Рәмзилә Садриева, Гөлнара Латыйпова уртаклашты.
Кәбестәне вак һәм тигез итеп турау буенча осталык дәресе дә үткәрелде. Ә Айсылу Котлыярова үз гаиләсендә кулланылган кыргычны да алып килгән иде.
– Әлеге кыргыч белән минем бианай да кулланган. Аңа аны биатайе ясап биргән. Ишле гаиләгә кышкылыкка күпләп кәбестә тозлаганда кулланырга бик уңайлы. Кәбестә тиз һәм бер калынлыкта турала, – дип, әлеге кыргыч белән зур кәбестәне бик тиз генә турап та күрсәтте.
Фойеда “Юмарт көз” күр-гәзмә-ярминкәсе дә эшли иде. Монда Баязит авылы осталарының кул эшләре, үз ихата-бакчаларында үстерелгән яшелчә-җимеш урнаштырылган иде.
“Балан җимеше” фольклор коллективы бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Миякә районы,
Баязит авылы.