

—Бүген безнең гимназия укучылары өчен зур вакыйга — алар билгеле артистлар белән очраша. Чын артистларны күрү, алар белән аралашу күңелдә калмый мөмкин түгел. Безнең уку йортында сәнгатькә зур игътибар бирелә, үзебезнең артистларыбыз бар, алар даими уңышларга ирешеп тора, — дип билгеләде гимназия директоры Равил Идрисов.
Очрашуны гимназиядә эшләп килүче “Символ” балалар театры җитәкчесе Лениза Гайнетдинова алып барды. Ул гимназиянең чыгарылыш укучылары арасында күпләрнең сәнгать юлын сайлавын, илебез шәһәрләренең, хәтта Мәскәүнең сәнгать вузларында белем алуын, казанышларга ирешүен ассызыклады.
Чара башында кунакларга мәктәпнең яшь артистлары куйган “Иптәш командир” спектакленең видеоязмасыннан өзек күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, Казан кунаклары “Символ” артистларының сәләтен югары бәяләде.
Берсеннән-берсе чагу, матур милли киемнәрдәге башлангыч сыйныф укчылары сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп күрсәтте.
Татарстанның атказанган артисткасы Миләүшә Шәйфетдинова балаларның театрны, сәнгатьне яратуын хуплады.
— Киләчәктә хәтта артист һөнәрен сайламасагыз да, сәхнәне ярату, сәнгать осталыгын төшенү тормышта бик ярдәм итә, — диде ул. — Бүген кешеләр арасында “тере” аралашу югалып барган заманда театр матур сөйләшергә, “команда” булырга өйрәтә.
Гимназия укучылары Казан артистларына күп сораулар бирде. Аларның ни өчен бу һөнәрне сайлавы, яраткан рольләре, кумирлары турында сорашты.
— Усал кешене уйнавы авырмы? — дигән сорауга Миләүшә Шәйфетдинова елмаеп җибәрде һәм “Бик рәхәт!” — дип җаваплады.
— Син һәр ролеңне яратырга тиешсең, — диде ул. — Әлбәттә, күңелгә ошап бетмәгән пьесалар була, ләкин тамашачы моны һич тә сизәргә тиеш түгел.
Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов артист һөнәренең гадиләрдән булмавын билгеләде.
—Артист ул бер көнне төзүче булырга мөмкин, икенче көнне директор... Бер көнне ул бүгенге заманда яши, икенче көнне, мәсәлән, XVII гасыр кешеләре тормышында кайный, — дип сөйләде актер.
“Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуыгызны хәтерлисезме?” — дигән сорауга җавап биреп, ул сәхнәдә бәләкәйдән булуын искә алды. Артист әйтүенчә, ул балачагында оялчан булган, үзен сәхнәгә үгетләп чыгарганнар. Әнисе дә 15 ел мәдәният йортын җитәкләгән. 14 яшендә Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектаклендә катнашкан.
— Иң рәхәте — тамашадан соң баш ию һәм тамашачыларның сине алкышларга күмүен ишетү. Алкышлар — артист өчен иң зур бүләк ул! — диде Алмаз Сабирҗанов.
Артистлар белән сөйләшүдә балалар гына түгел, мөгаллимәләр дә актив катнашты. Очрашуга гимназиянең барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелган иде.
— Ничек уйлыйсыз, артист булмасагыз, укытучы була алыр идегезме? — дип сорады туган тел укытучысы Гөлүзә Гәрәева.
Казан кунаклары нәкъ укытучы һөнәренең артист һөнәре белән аваздаш икәнен билгеләде.
— Мин мәктәп исләрен бик яратам, — дип шаярып алды Татарстанның атказанган артисты Раил Шамсуаров укучыларны сәламләп. — Әнием дә укытучы, үземнең кызым да инде икенче сыйныфта укый.
Ул балаларга артист һөнәре турында сөйләгәндә Хәйдәр Бигичев сүзләрен мисалга китерде: “Кеше сәхнәгә чыга икән, ул ихлас булырга тиеш”.
—Сез — балалар, сездән ихласлык, самимилек бөркелә. Артист та шундый ихлас булырга тиеш. Еллар үтеп, безнең кыяфәтебез генә үзгәрә, ә күңелдәге бала кала ул, — диде Раил Шамсуаров.
Артистның матур итеп җыр башкаруын гимназия укучылары тын калып тыңлады.
Соңыннан Раил Шамсуаров балаларның соравына җавап биреп, үзенең кумиры турында сөйләп китте. Балачакта аның иң яраткан җырчысы Салават Фәтхетдинов булган икән.
—Хәтеремдә, кассета куеп уйната торган “Романтика” магнитофоным бар иде. Аннан көн-төн Салаватны тыңлыйм, кушылып җырлыйм. “Өй эшеңне эшлә, Салаватның өй эшен эшлисе юк аның!” — дип әрләп тә куя иде кайчак әни, — дип көлеп искә алды балачак елларын артист. — Бер ун ел элек мин уйнаган спектакльгә Салават Фәтхетдинов килгәнен әйтсәләр дә дулкынлана башлый идем әле...
Камал театры артистлары балаларга осталык дәресләре дә үткәреп алды, сәхнә теле буенча күнегүләр ясатты, фәһемле киңәшләр бирде.
Очрашу ахырында укытучылар кунакларга рәхмәт белдерде, бүген, яшь буынга туган телне өйрәтү авырлашкан заманда, гимназиядә бу юнәлештә зур эш алып барылуын һәм мондый очрашуларның бик кирәк булуын билгеләде.
Казан кунаклары укучыларга китаплар бүләк итте. Ә гимназия директоры Равил Идрисов артистларга балалар хезмәт дәресендә милли бизәкләр белән чиккән күз явын алырлык кулъяулыклар тапшырды.