+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
15 ноябрь 2022, 05:50

"Кызыл таң"да - мәртәбәле кунаклар!

Әлеге минутларда “Кызыл таң” гәзите редакциясендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларының журналистлар белән очрашуы бара.

"Кызыл таң"да - мәртәбәле кунаклар!"Кызыл таң"да - мәртәбәле кунаклар!
"Кызыл таң"да - мәртәбәле кунаклар!


Билгеле булуынча, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең зур гастрольләре белән Уфада. “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләре белән очрашуга Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт, Муса Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның халык артисты Илсөя Төхвәтуллина, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илнур Закиров килде. "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү, фикер алышу бик җанлы бара.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас