...Ник син бигрәк моңлы бала, дисез,
Гомерем җилләр кебек искәнгә.
Яшьлегемдә калган сандугачым
Исләремә килеп төшкәнгә...
Илдар Юзеев.
Бихисап еллар дәвамында илебезнең күренекле шәхесләре хакында язарга туры килсә дә, халкыбызның яраткан җырчысы хакында кинәнеп язуны нишләптер кичектерә килдем. Гәрчә, “Җирдәге йолдызлар” китабымда аның турында ниндидер иҗади штрихлар күзаллланса да, шулай ук Бишбүләк, Ярмәкәй җирендә очрашып, ихлас аралашсак та. Мин аның туган якларында да булганым бар. Әллә ул үзе бик гади булгангамы, әллә тормыш иптәшем Роза белән төрле елларда бер үк Байгуҗа мәктәбендә укыгангамы, икесе дә ятимлек җилләрен бик яшьли татыгангамы һәм аның белән шулай иркен, ачылып сөйләшкәнгәме, Нәфкать миңа туганым кебек якын. Бәрәкәтле Яңавыл җире исә сихри табигате белән ирексездән үзенә җәлеп итә. Зифа буйлы сылу каеннары да, мәңге яшел наратлары да, йөзъяшәр имәннәре дә юлчыны әллә кайдан сәламләп үзенә тартып тора. Бу гүзәл төбәккә килгән саен соклануымны яшерә алмыйм. Машинадагы магнитоладан җанга рәхәтлек өләшеп җыр-моң агыла. Шулай, әсәрләнеп барганда, юл буенда ак калайга язылган шигъри юллар пәйда була:
Күпме җирләр үттем дөнья буйлап,
Якын җир юк сиңа торырлык.
Туган җирем, мәңге чыңлар җырым,
Туган ягым – минем горурлык.
Нәфкать Нигъмәтуллинның райондашы, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев язган әлеге шигъри юллар аның өчен үткәннәрнең бер кайтавазы булып яңгырый сыман...
“Язмыш бит ул кәләш түгел...”
Бу тирән мәгънәле сүзләрне татар Корчагины, Татарстанның халык шагыйре Фәнис ага Яруллин язып калдырган. Ә бит карасаң, Нәфкатьне дә язмыш иркәләми. Бер уйлаганда, балачак – гомернең иң татлы, иң кайгысыз мәле кебек. Кемгәдер ул шулай. Әмма бу фани дөнья Нәфкатькә үзенең ачы хәсрәтләрен бик иртә татырга мәҗбүр итә, тормыш сынауларын мул итеп бирә. Чыныктыру өчендер инде. Башкортстанның Яңавыл районы Уракай авылында Хәтирә һәм Тимергали Нигъмәтуллиннарның ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә ул. Һәм сабый чактан ук әнисез кала. Кайнар күз яшьләре, йөрәктән мәңге китмәс ачы сагыш, хәсрәт-әрнүләр, төзәлмәс яра күңелендәге җыр-моңга әверелми ничек түзсен?! Җыр-моңның ачык яраларны да дәвалый алуын, сагышлы күңелгә ял бирүен Нәфкать бәләкәйдән үк тоемлагандыр...
Мәктәп елларында ук Нәфкатькә үзаллы яшәргә өйрәнергә туры килә. Башта – якындагы Байгуҗа сигезьеллык мәктәбендә, 7-8нче сыйныфларны Уфаның Черниковка бистәсендәге 2нче интернат-мәктәптә укый. Монда укыган еллар үсмернең күңелендә бик нык уелып кала. Бу сынау, сагышлы еллар Нәфкать өчен зур имтихан була. Күпбалалы әниләрнең, сабыйларының хәлен белергә килгәч, аларны аркаларыннан сөюен үз күзләре белән күрә бит. Шул мизгелләрдә аның да: “Апакаем, мине дә бер ярат әле”, – диясе килгәндер дә бит... Нишләргә соң? Юксынып, көтеп, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөрсәң дә әнкәй кайтмый шул инде. Иң кадерле кешең нибары 49 яшендә якты дөньядан китеп барсын әле?!..
Хәтирә апаның шундый уңган, булдыклы, кечелекле, ярдәмчел, шәфкатьле булуын бүген дә ихлас искә алалар. Тимергали абый Гайфә апага өйләнгәч, бер баланы да читләтми. Ул да, гаепсез сабыйларның хәлен аңлап, аларга мөмкин кадәр күңел җылысын өләшергә, рәхәтләнеп сөйләшергә, хәлләренә керергә тырыша. Әмма бәла берьялгызы гына йөрми. Нәфкатьнең туганнары – Равия сабый чакта ук, Нәзхәт – 7, Мизхәт – 18 яшендә, Себердә гомер иткән Галинур, шулай ук Асия апасының кияве дә иртә мәрхүм була. Болар һәммәсе – күңелдән китмәс, күз яшьләре кипмәс кара кайгы...
Ә гомер дәвам итә. Нәфкатькә үз вакытында солдат итеге киеп, аның боткасын да ашарга туры килә. Соңрак, Нефтекама шәһәрендә бераз эшләп ала. Шулай бер көнне ул әтисенә сүз ката: “Әти, нишләптер Казанга барасым килә”. Әти кеше: ”Үзең беләсеңдер, балам, язмыш болай да каккалады, суккалады, тормышыңны үзең теләгән җирдә корырсың“, – дип фатыйхасын бирә.
Шулай итеп, Нәфкать 1974 елда Казан тарафларына юллана. Авыл тормышына бирелеп, табигатенә сокланып үскән егет читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Гыйльми-тикшеренү институтында эшләгәндә ул мондагы оешып кына килгән вокаль ансамбльдә җырлый башлый.
Репетицияләр вакытында ук Нәфкать Нигъмәтуллинның моңлы тавышы күпләрне әсир итә. Үзешчәннәр белән концертларда чыгыш ясаганда кат-кат сәхнәгә чакырып җырлатуларын әле дә яхшы хәтерли ул. Әнә шул дәррәү алкышлар, дусларның изге киңәшләре җыр-моңга чорналган Нәфкатькә тынгылык бирми. Тумыштан булган сәләт тә тынгы бирми. Тәвәккәлләп, ул, ниһаять, сәнгать сукмагыннан атларга карар итә. Урау юллардан соң, 80нче еллар ахырында, Нәфкать Казан музыка училищесының Рәйсә Нуриева классында белем ала. Бер үк вакытта ул “Ялкын”, “Якты елга” ансамбльләрендә актив чыгыш ясый.
Әйткәндәй, җырга, сәхнәгә тартылу аның күңелендә бәләкәйдән ярала. “Моңлылар бәхетсез була”, – дисәләр дә. Аулак өйләрдә, каз өмәләрендә, концертларда катнашып үскән егет җырлы юлны сайлап ялгышмый. Ә инде 1995 елда дөнья күргән “Җырым синең хакта” исемле аудио-альбомы яшь җырчыга танылу алып килә. Соңрак “Синең кулда язмышым”, “Уралдым моңнарыңа”, “Үзем белгән юл белән”, “Көзге моң”, “Минем җырым”, “Авылым каеннары”, “Тип йөрәгем” һәм башка аудио-видеотасмалар җыр сөючеләрнең аерылмас юлдашына әверелә.
“Мин моңнарым белән бәхетле”
Билгеле, бу сүзләрне һәр сәхнә кешесе күкрәк киереп әйтә алмый. Ә менә алар Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллинның халәтенә, һичшиксез, туры килә. Елларны куып еллар үткәч, тәгәрмәч өстендә меңәрләгән чакрым юллар узгач, тамашачыларның чын сөюен яулагач кына Нәфкать үзенең урыны фәкать сәхнә түрендә икәнлегенә инана.
Әйе, Нәфкать Нигъмәтуллин олы сәнгать мәйданына, тын гына аккан чишмәләр җырына кушылгандай, салмак кына килеп керде. Ул чишмәләр кайдан башлана да, туган туфрак җылысы кайдан бөркелә икән? Әлбәттә, газиз туган җирдән – җырларда данланган, үзе җырлаган гүзәл Уракайдан башланадыр ул:
Уракаем – туган ягым,
Әкияттәй бала чагым.
Бармы икән Уралкаемны
Сагынмый торган чагым...
Талантлы шагыйрә Резеда Вәлиева сүзләренә популяр композитор Фәрит Хатыйпов язган әлеге матур җыр, якташларының әйтүенә караганда, авылның гимнына әверелгән. Әйе шул, нәзакәтле шигырь юлларына көй язылып, җырчы аны халык күңеленә ихлас җиткерү, бәхет түгелмени?!
Сиңа “очар канатлар”, барыр юлларыңа хәер-фатыйха биргән газиз җиреңә дан җырлыйсың икән, ул еллар дәвамында балачак кайтавазы булып яңгырый. Моң чыганагы халык күңеленә, аның яшәешенә азмы-күпме туры килгәндә, ул бигрәк тә якын була. Һәм шунда син аны дөньяңны онытып, әсәрләнеп тыңлыйсың. Димәк, җырчы үзенең ихласлыгын, кичерешләрен, хәтта җан дәваларын үзенчәлекле сихри тавышы белән түкми-чәчми җиткерә.
Лирик җырчы буларак танылган Нәфкать Нигъмәтуллин күбрәк мәхәббәт темасына җырларны башкара, чөнки мәхәббәт – мәңгелек тема. Ул яшәтә дә, яшәртә дә, моңландыра да. Бигрәк тә Нәфкатьнең саф чишмәдәй чылтырап агылган җыр-моңнары күңелләрне тетрәндерә. Мәхәббәт гимнына әверелгән “Һаман яратам”, шулай ук “Ник шаярттың?”, “Яшьлегем”, “Сиңа килдем, иркәм”, “Сагынып сөйләрлек булсын” һәм башка бик күпләр.
Башкортстанның, Татарстанның бөтен район-шәһәрләрендә диярлек Нәфкатьне, аның төркемендәге артист егетләр һәм кызларны сагынып көтеп алалар. Уфаның тамаша заллары, Башкорт дәүләт филармониясе булсынмы, Яшьләр, Нефтьчеләр сарае, Казандагы Татар дәүләт филармониясе, “Пирамида”, “Уникс” һәм башка мәдәният сарайларымы, алар халык белән шыгрым тулы була.
...Ишетәсезме, сәхнәләргә сыеша алмыйча, тургай моңы булып, күңелләрне җилкендереп сихри җыр агыла?! Нәфкать җырлый ич. Янәшәдә, телләрен моңга “манып”, гармунчы күрекләрен ихлас суза. Нинди сихри тамаша! Әйтерсең, туган якларыңның хозур табигатендә сокланып йөрисең. Залдагылар тын да алмый тыңлый. Зал моңга чорналган. Җырчы һәм тамашачы икесе бер моң чыганагы диярсең. Икесе бергә сагына, көтә, сагышлана, тетрәнә... Җыр тәмам. Зал бер мизгел исенә килә, үз хәләтенә кайта алмый тора, һәм көчле алкышларга күмелә! Ара-тирә “Афәрин, Нәфкать!”, “Вәт, ичмасам, җырлый!”, “Тагын да елатты инде” дигән сүзләр ишетелә. Тамашачы, әлбәттә, бик бәхетле, канәгать. Ә Нәфкать соң?.. Җырчы өчен шуннан да кадерлерәк минутлар бармы икән?! Ә сәхнәдә – чәчәкләр, чәчәкләр... Күзләре мөлдерәмә яшьле апалар, ак яулыклы әбиләр, сөйкемле яшь кызлар – һәммәсе дә Нәфкатькә төбәлгән: алар яраткан җырчысына гөлләмәләр суза. Җырчы, басынкы һәм сөйкемле генә елмаеп, яраткан сүзен әйтеп: “Рәхмәт, ярыймы?!” – дип башын ия...
Башкортстан һәм Татарстан сәхнә сандугачларының кабатланмас моңлы тавышы балачактан ук Нәфкатьнең күңел түрендә урын алгандыр. Үзенең кумирлары булган мәшһүр җырчылар: Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Илфак Смаков, Фидан Гафаров, әлбәттә, данлыклы райондашы, заманында Советлар Союзының эстрадасында якты йолдыз булып кабынган, 32 яшендә (!) РСФСРның халык артисты исеменә лаек булган (башка җырчы бармы икән?!), бик яшьли гомере өзелгән Радик Гәрәевны һәм башкаларны остазлары, сәнгать сукмагын яктыртучы маяклар дип саный ул. Остазлары башкарган үлемсез җырларны тыңлаган, күңеленә салып барган Нәфкать Нигъмәтуллин аларны үз репертуарына кертергә базнат итә. “Истә, һаман да истә”, “Җиз кыңгырау моңнары”, “Оныт әле мәшәкатьләреңне”, “Арча юлы”, “Син – гомер агышларым”, “Тыңлачы, сандугач!”, “Озак торды, атым чапмады”, “Ат эчерәм елгада”, “Җан ярасы алмагыз” һәм башкаларны атарга мөмкин. Һичшиксез, алар арасында халык җырлары да шактый урын алган.
Татарстанда ел саен үткәрелеп килүче Халыкара “Алтын барс” фестивальләре лауреаты Нәфкать Нигъмәтуллин үзенең иҗатташларына – тумышы белән Башкортстаннан һәм Татарстаннан, Чиләбе өлкәсеннән булган сәхнәдәшләренә рәхмәтле. Уралда, Себердә, Идел буе шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдә гастрольләрдә йөргәндә алар үз төбәгендәге үзенчәлекле җыр-моңны, халык иҗаты үрнәкләрен бөтен нечкәлеге белән тамашачылар күңеленә җиткерергә тырыша. Әлбәттә, Нәфкатьнең иҗаты хакында язганда аның иҗатташ дуслары турында берничә сүз әйтмәү дөрес булмас. Уңышлы эшләү, концертларны төгәл оештыру, билгеле, төркемнең җитәкчесе Рәмзия Сәләхованың (Нәфкатьнең тормыш иптәше) сәләтенә, тәҗрибәсенә бәйледер. Бер юнәлештә, уртак максатта, бер дулкында 26 ел эшләү, әлбәттә, үз җимешләрен бирми калмагандыр. Шуңа да Нәфкать: “Рәмзия – минем уң кулым да, сул кулым да, гаиләм учагын җылытучы да”, – ди.
Күбәләктәй очып биюче Резеда Ганиуллина, Рәмил Гыйләҗетдинов, Гайса Маликов, Альбина Әбүзәрова исә коллективның матур бизәкләре дисәк тә арттыру булмастыр. Сәхнәне музыкаль яктан бизәүче талантлы егетләр шулай ук күркәм иҗади атмосфера тудыра.
Ә менә 25 елдан артык сәхнәдә бергә хезмәт куйган тыйнак, консерватория белеменә ия булган артист Ирек Галиев хакында аерым әйтәсе килә. Үзе татарча, урысча, итальянча җырлый, гитарада, курайда уйный, кирәк икән, тамашачы янына төшеп, биеп тә җибәрә. Өстәвенә, көйләр дә яза. Мондый талантны универсал кеше димичә, нәрсә дисең?!
“Никләр киттең, әнкәй, йөрәкләрне әрнетеп?”
Менә шул моңсу, алтын көзләргә кергәч, әллә нишләп уй-хисләрне йөгәнләп булмый. Миңа калса, ул нечкә күңелле иҗат, сәнгать кешеләренә ныграк кагыладыр кебек. Әйткәндәй, әнкәйләрнең бөеклеген дә, искиткеч чыдам, тырыш булуын да яши-яши аңлыйбыз. Әни назыннан мәхрүм булган, сабыр, шул ук вакытта чәмчел, максатчан Нәфкать аны бигрәк тә яхшы тоемлыйдыр, мөгаен.
Шулай тирән уйларга бирелеп йөргәч, бермәл Нәфкать әнкәсенә багышлап клип төшерү турында хыяллана. Уй-хыяллар тиз арада тормышка аша. Ул үзенең авылының искиткеч матур табигать кочагында – челтерәп аккан чишмә, елга буйларында, күпердә гомер акканын уйлап торган чакларны, зиратта булган мизгелләрне, әлбәттә, туган йорт янындагы истәлекле моментларны үз эченә алган. Һәм туган авыл киңлекләренә сыеша алмыйча кабатланмас җыр-моң агыла:
Еракларга киттем, сине үксез иттем,
Ничә еллар ялгыз интектең.
Шул кадәр көткәч, улың кайтып җиткәч,
Бәхилләшми, әнкәй, ник киттең?..
Бәгырьләрне телгәләгән, җаннарны өшеткән чаклар була шул тормышта. Билгеле, ул күңелләрне тетрәткән мизгелләр Нәфкатьнең “Җан ярасы алмагыз” (Резеда Вәлиева сүзләре, Марсель Иванов көе) җырында да ачык чагылыш таба:
Кайталмадым, әнкәй, көткән чагыңда,
Кайталмадым, ачы сагыш җанымда...
Күңелләр изге булгач
Хәер, әткәй-әнкәйләрнең якты рухы җырларында гына түгел, башка күркәм эшләрендә дә чагыла. Нәфкать тәүдә туган йортын матур итеп яңарта. Ә инде зираттагы әти-әнисенең каберләре гөл-бакча булып утыра. Бертуганнарының каберләренә дә зур игътибар бирә – һәрберсенә мәрмәр таш куйдырган. Үги әнисе Гайфә апаны да онытмаган. Кайтып керү белән ул аңа: “Әнкәй, исәнме!” дигән ич. Хәтта Галинур абыйсы каберенә куярга дип тә таш ясаткан икән. Ни үкенеч, Төмән тикле Төмәнгә баргач, аның каберен тапмый кайткан.
Кайчандыр әнкәсе Хәтирә апа балаларына су алып кайткан чишмәне искиткеч зәвык белән төзекләндерүгә дә зур өлеш керткән Нәфкать. Авыл халкы аңа “Хәтирә чишмәсе” исемен бирүне ихлас хуплаган. Хәзер авылның бизәге булган улаклы, заманча чишмәгә бизәкле плитә сукмаклар буенча туфлиләрдән генә йөрисе.
Билгеле, әнкәйнең күкрәк сөте белән күңелләргә салынган изгелек кешене гомере буена озата бара. Әнкәйләр кылган ихлас догалар, биргән хәер-фатихалар Нәфкатьне борма юлларда озак еллар исән-имин йөртсен, диясе килә. Ә инде туган як юллары аны һәрчак үзенә чакырып, юл буендагы ак күлмәкле каеннар һәрчак сәлам биреп, каршы алып тора. Яңавыллылар үзләре дә һәрдаим ихлас күңеллеләр шул! Бирегә барасы килеп кенә тора. Ә Нәфкатьнең бигрәк тә. Райондашлары да кадер-хөрмәт күрсәтә белә. Шулай булмаса, Нәфкать Нигъмәтуллинга “Яңавыл районының шәрәфле шәхесе” дигән дәрәҗәле исем бирелер идеме ни?!
Үз чиратында, халык артистының да якташларын игътибарсыз калдырганы, әтисе Тимергали абыйның әманәтен истән чыгарганы юк. Мәчетләргә, зиратларга, ятимнәргә ярдәм итүне, сабантуйларда үз өлешен кертүне, спонсорлык эшендә катнашуны саваплы эш саный ул.
Әйткәндәй, чакырганда район чараларыннан да читтә калмый. “Изгелек җирдә ятмый”, – дип юкка гына әйтелмәгән бит. Шушы көннәрдә Яңавыл шәһәрендә райондашлары аның матур юбилеен зурлап үткәрергә җыена. Ике тугандаш республика халкының тыйнак, сөекле җырчысы, моңлы сандугачы моңа бик тә лаек! Бәйрәмең белән, якташым!..
Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ,
журналистика ветераны,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.