"Герой юлыннан" спектаклен Илеш районының Югары Яркәй район мәдәният сараеның "Чагыл" халык театры куйган.
Куючы режиссер – “Чагыл” халык театры җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнегулова.
Спектакль Муса Гәрәевның “Живу и помню” китабы нигезендә куелган. Аның аша киләчәктә илен, туган ягын, туган җирен данлар Мусаның дөньяга беренче аваз салган мәленнән алып, балачагы, үсмер чоры, һөнәр алуы, сугыш еллары, беренче һәм гомерлек мәхәббәтен очратуы хакында бик күп мәгълүмат алырга һәм матур, эчтәлекле тамаша күрергә мөмкин булачак. Әдәби-документаль спектакль 22 ноябрь көнне "Нур" театрының Кече залында булачак, "Пушкин картасы" белән билет сатып алырга да мөмкин.
Фото: Динар Кәлимуллин