-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 ноябрь 2022, 19:45

Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза

Бүген, 18 ноябрьдә, Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" зона муниципаль форумнары циклы старт алды.

Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза
Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза

Исегезгә төшерәбез, республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы буенча Башкортстанда үзенең кече Ватанына ярдәм күрсәтүче меценатлар системасын булдыру өчен 2021 елда "Атайсал" проекты оештырылды. Асылда, форум активистлар, меценатлар, "Атайсал" проектында катнашучылар белән очрашу платформасына әверелде.

Бүгенгә "Атайсал" проекты порталында, 2021 елның 1 мартыннан 2022 елның 15 ноябренә кадәр, 11 844 гариза урнаштырылган. Шуларның 742се әлегә эштә, ә 11 036сы тәмамланган. Һәм әлеге нәтиҗә - кешеләрнең бурычларны бергәләп хәл итәргә әзер булуларының шактый уңышлы күрсәткече. Муниципаль форум Башкортстан Республикасы Башлыгының Грантлар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

- Мин Аскын районында туып-үстем, биредә балалар бакчасына һәм мәктәпкә киттем, аннары озак вакытлар Уфада яшәдем һәм эшләдем. Әмма үземнең кече Ватаным турында уйламаган бер генә көн дә узмады. Район үсешенә үз өлешемне кертәсем, ниндидер файдалы эш эшлисем килде. Һәм менә мин монда соңгы ел ярым эшлим, безнең районның уңышлы үсештә булуын күрәм. Моның өчен безнең командага рәхмәтлемен. "Атайсал" - безнең районга битараф булмаган кешеләрне берләштергән мәйданчык булды, - диде Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.

"Атайсал" форумы программасы шактый эшлекле башланды: көннең беренче яртысында "түгәрәк өстәл"ләр, яшьләр секциясе, "Тамыр" телестудиясеннән осталык дәресләре, авыл биләмәсе башлыклары һәм эшкуарлар өчен оештырылган сессияләр узды.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев билгеләп үткәнчә, "Атайсал" проекты уникаль башлангыч булып чыкты.

Фото: Айрат Нурмөхәммәтов.

Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза
Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза
Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза
Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза
Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза
Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза
Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза
Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза
Аскында "Кече Ватаным - Атайсал" форумы уза
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: