Кем ул – театр тәнкыйтьчесе? Ничек тәнкыйтьче булырга? Бу һөнәрме, әллә тумыштан бирелгән сәләтме? Бүгенге театр ничек яши? Милли театрлар нинди проблемалар белән очраша? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, билгеле театр тәнкыйтьчесе Динә Дәүләтшина белән эзлибез.
— Динә ханым! Ничек Сез театр белгече булып киттегез? Юл башында ниләр тора?
— 1989 елда мин Русия театр сәнгате институтының (ГИТИС) театр белеме факультетында профессор Николай Осипович Эльяш курсын тәмамладым. Бу – минем алган икенче белемем. Гаиләбез ишле булганлыктан, көндезге бүлектә укый алмадым. Читтән торып укыдым һәм Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлегендә эшләдем. Ул чакта вазыйфам “өлкән инспектор” дип атала иде. Министрлыкта 16 ел эшләдем һәм дәүләт хезмәтемне сәнгать бүлеге начальнигы буларак тәмамладым.
Ул вакытта театр тәнкыйте белән шөгыльләнергә мөмкинлек юк иде. Әмма мин, театрлар эшчәнлегенә кураторлык иткәнлектән, театрларга йөреп, барлык премьераларны карап бардым, фикер алышулар оештырдым. Йөкләнгән бурычым театр тәнкыйте белән шөгыльләнү түгел, ә министрлык җитәкчелегенә җиткерер өчен үз фикеремне булдыру иде. Бу эшне яратып башкардым, шуңа күрә театрлар миннән фикер алышулар оештыруны сорый иде. Барысы да шул вакыттан башланды дияргә була.
Аннары, 2002 елда, Уфа “Нур” татар дәүләт театрына эшкә килдем. Ул вакытка чит төбәкләргә чыгып йөрү мөмкинлеге дә ачылды һәм мине театр тәнкыйтьчесе буларак чакыра башладылар.
— Без Сезне зур фестивальләрне оештыручы буларак та беләбез...
— Мәдәният министрлыгында эшләгәндә мин “Туганлык” фестиваленең концепциясен булдырдым. Фестивальне уйлап табучы Русия Театр эшлеклеләре берлеге, атап әйткәндә, ул вакытта берлекнең Республикалар советы рәисе Рифкать Исрафилов җитәкчелек иткән милли театрлар кабинеты иде. Беренче фестиваль Бөтенрусия статусында булды, калганнары – халыкара. Ни өчен дигәндә, заман үзгәрде, СССР составына кергән төрки телле республикалар “якын чит илләр” дип атала башлады. Өстәвенә, Төркия дә кушылды. Мин билгеле театр тәнкыйтьчесе Виктор Калиш ярдәме белән фестивальнең халыкара концепциясен булдырдым.
Шулай ук, “Театр язы” фестивале концепциясен дә эшләдем. Ул чакта фестиваль ике елга бер, Стәрлетамак белән Салават шәһәрләрендә чиратлап уза иде. Хәзер бик сирәк оештырыла, идеясе дә үзгәрде. Кызганычка каршы, ул элекке популярлыгын югалтты.
Моннан тыш, республика балалар спектакльләре фестивале булды, анда театрлар кечкенәләр өчен куелган тамашалар белән катнашты. Ул “Колонсак” дип аталды һәм төп сүзне анда балалар жюрие әйтә иде.
90нчы еллар ахырында безнең яшьләрне ил башкаласының театр вузларына һәм Питер консерваториясенә укырга җибәрү идеясе дә минеке иде, ул мәдәният министры Тәлгать Сәгыйтов тырышлыгы белән гамәлгә ашырылды.
— Театрга нинди вазыйфага алындыгыз?
— Төп эшчәнлек буенча директор урынбасары идем. Ягъни спектакльләрне булдыру һәм прокатка кертү буенча җаваплы кеше. Арытаба ниндидер үзгәрешләрдән соң, вазыйфам “художество-җитәкчелек бүлеге начальнигы”на үзгәрде. Хәзер мин — җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге менеджеры. Махсус проектлар буенча менеджмент белән шөгыльләнәм. Әлеге вакытта спектакльләргә тифлокомментарийлар булдыру өстендә эш бара. Без спектакльләребезгә сукыр яисә начар күрүче тамашачыларны зур дулкынлану белән көтәбез.
— Әйтегез әле, тормышыгыз театр белән ничек үрелеп китте? Әллә бу балачак хыялы идеме?
— Мин Мурманск өлкәсенең Кола районындагы зур булмаган Килп — Явр бистәсендә туганмын. Бу бистә хәрби гарнизоннан үсеп чыккан. Әтием — офицер, ул чакта Төньяк флотының диңгез авиациясендә хезмәт итә иде. Армиянең Хрущев реформасыннан соң хәрби-һава көчләре гаскәрләрендә шулай ук очучы частьларда хезмәт итте. Без бик күп күченеп йөрдек, Ленинград, Выборг янында, Чукоткада, Грузиянең Марнеули шәһәрендә һәм Ставропольдә яшәдек. Бу – әтинең хезмәт иткән урыннары, без аңа ияреп йөрдек.
Театр өлкәсендә эшләү — балачак хыялым дип әйтә алмыйм. Мәктәпне тәмамлаганда киләчәгемне күз алдына да китерә алмый идем. Аның каравы, ул киләчәкне әнием бик яхшы күрде. Махсус белеме булмады, сәүдә өлкәсендә эшләде. Апам белән икебез өчен башка, яхшырак тормыш хакында хыялланды. Шуңа да мине музыкаль училищега керергә өндәде. Ставропольдән Уфа сәнгать училищесына күчтем һәм аны уңышлы тәмамладым. Дәүләт имтиханы комиссиясе рәисе Ризалә Бикмөхәммәтова курстан бер минем генә яныма килеп, кулымны кысты һәм “Сезне институтта көтәбез”, диде. Әмма бу вакытка мин музыкага язмышымны бәйли алмавымны аңладым, тик намус кушканга, Уфаның Музыка җәмгыятендә өч ел юллама буенча эшләдем. Ул өч ел буена театр тарихы буенча әдәбият укыдым. Институтка керер өчен түгел, ә үземә кызыклы булганга. Бердәнбер көнне исә, нигә соң әле миңа Мәскәүгә, ГИТИСка барып, театр белеме факультетына кереп карамаска, дип уйладым.
Зур конкурс булды. Беренче тапкырдан имтиханнарны бирә алуыма өметләнмәдем дә. Барып, таләпләр дәрәҗәсе белән танышып кайту максаты гына бар иде. “Икенче баруда керә алмасам, башкача үземне сынап та карамыйм”, дип уйладым. Ә бәхет беренчегә бару белән елмайды! Бу минем өчен тетрәндергеч хәл булды.
— Сезнең сәхнәдә уйнау тәҗрибәгез юкмы?
— Юк, һич кенә дә! Әмма театрны ярату балачактан килә. Авиация частьлары бервакытта да зур шәһәрләрдә урнашмый. Алар һәрвакыт үзәктән читтәрәк була. Гарнизон зур түгел. Чынында, шул ук авыл ул. Анда үзенә күрә бер дөнья көтеше, үзенчәлекле мөнәсәбәтләр урнаша. Гарнизонда бердәнбер күңел ачу урыны булып Офицерлар йорты тора. Анда, гадәттә, кич саен кино күрсәтәләр. Ә ял көннәрендә балалар сеанслары да була әле. Шуңа күрә минем тормышымда кино күп һәм ул гадәти күренеш иде.
Ә менә театр һәрвакыт бәйрәм булды. Күрәсең, һөнәрем белән бу бәйрәмне озайтасым килгән. Мин күргән беренче театр спектакле күңелемдә мәңгелеккә урын алды. Моның өчен кадерле әтиемә зур рәхмәт. Владивосток шәһәрендә ял вакытында ул мине Курчак театрына алып барды.
— Күптән түгел “Нур” театры зур уңыш белән IV Бөтенрусия милли театрларның “Федерация” фестивалендә катнашты. Театрның мондый мәртәбәле чарада катнашуында Сезнең дә өлешегез бар кебек?
— Мин еш кына төрле фестивальләрдә Питер һәм Мәскәүдән хезмәттәшләрем белән берлектә эшләгәнлектән, мине күпләр белә. Күп кенә танышларым теге яки бу фестивальнең Экспертлар советы составына керә, һәм кайчагында мин үземнең шәхси бәйләнешләрне файдаланам. Бу очракта Русия Театр эшлеклеләре берлегенең милли театрлар һәм драма театрлары кабинеты җитәкчесе Марина Корчак белән танышлыгымның кирәге чыкты. Марина Михайловна фестивальгә җибәргән безнең гаризабызга “игътибарлырак” карады. Бу, әлбәттә, зур роль уйнамагандыр, шулай да...
— Динә Гатуевна, Сез, һөнәрегез таләп иткәнчә, күп еллар тамашачының театрга мөнәсәбәтен, гомумән, театрлар тормышын күзәтеп киләсез. Сезнең карашка, барысы да дөрес юнәлештә бара кебекме? Театр сәнгатенең үсеше сизеләме?
— Минемчә, һәр нәрсәнең үз чираты. Театр тамашачысыз яши алмый. Һәм ул нинди шартларда да әхлаклылык кафедрасы булып кала килә. Шул ук вакытта, театр, яңалык артыннан куып, тамашачыдан ун адым алда барырга тиеш түгел. Бер адым алда булса – бик яхшы! Һәрвакыт милли үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк. Миңа калса, безнең милли театр үзенең глобаль мәгънәсендә шул юнәлештә бара да. Әйе, даими рәвештә эпатаж, гауга хәлендә яшәп килүче, яшәргә мәҗбүр булган театрлар бар. Әйтик, Мәскәүдә, Питерда. Ә безнең театр андый түгел.
Әлбәттә, фестивальләрдә тәнкыйтьчеләр (ә аларның күбесе Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан) безнең үтә традицион спектакльләрне караганда, театрыбызның берникадәр борынгылыгына игътибар итә. Әмма күп миллионлы Мәскәүдә һәр театр үзенә тамашачы таба ала, ә бездә хәл башкача. Борчыганы шул гына – тамашачыбыз олыгая. Сирәк яшьләрне театр сәнгать төре буларак кызыксындыра. Һәм монда эш стилистикада да түгел, ә, миңа калса, тематикада. Театр ул — “биредә һәм хәзер”, ул — “минем хакта”, шулай булмаса, тамашачыга кызык та түгел. Аның уникальлеге шунда. Әлбәттә, бүген яшьләрне кызыксындырган темаларны сайларга кирәк. Һәм аларны дулкынландырган проблемаларның милли түгел, ниндидер гомум сыйфатка ия булуын да исәпкә алырга.
— Милли театр киләчәген югалта дип әйтүегез түгелме бу?
— Юк. Театр, тере сәнгать төре буларак, сакланачак, дип уйлыйм. Хәзер яшьләр өчен ни генә юк – Интернет, видеофильмнар, перформанслар һәм башкалар. Минемчә, яшь тамашачының театрга кайтуын көтәргә кирәк. Яшьләр өчен кызыклы материал сайланса, кайтачак ул. Монда башка проблема туа – милли драматургиянең юклыгы. Аны үстерү өстендә эшләргә кирәк. Драматурглар буш җирдә тумый. Ниндидер дәүләт структурасы булдырыламы, кем конкрет рәвештә моны үз өстенә аламы, һәр потенциаль авторны курчалап йөриме, театрлар үзләре драматургларны үстерергә тиешме – бу сорауларга минем төгәл җавабым юк.
Әйе, театрлар яшь авторларны җәлеп итсә һәм методик рәвештә үстерсә — яхшы, әмма бу очракта алар өчен ниндидер эксперименталь мәйданчык кирәк.
— Өстәвенә, телне белмәүче бер буын үсеп килә!
— Теләгәндә, республикада телне өйрәнү өчен барлык шартлар бар.
— “Нур” театрының башка милли театрлар арасындагы урынын ничек күрәсез?
— Минемчә, театрыбыз башка театрлар арасында яхшы исәптә. Аның яшь театр булуын да онытырга ярамый. Ул зур авырлыклар белән туды, авыр башлады. “Нур”ны, ул әле дәүләт статусы алганчы, театр-студия буларак тергезүче энтузиастлар буынын күп очракта һөнәри белеме булмаган, яки белеме тулы булмаган артистлар тәшкил итте. Сәнгать институтының беренче махсус курсы чыгарылышы гына бу хәлне берникадәр җайга салды. Курс җитәкчесе — Фәрдүнә Касыймова, актерлык осталыгы буенча педагог Байрас Ибраһимов иде. Хәзер шушы 90нчы елларда килгән яшьләр өлкән буынга әверелеп бара. Ә бит башлаганда хәтта картлар ролен уйнарга да кеше булмады! Ырынбурдан килгән 25 яшьлек Айрат Фатыйховка 40-45 яшьлек ир ролен уйнарга туры килгәндә һөнәри осталык, актерлык белеме сыйфаты түгел, ә тормыш тәҗрибәсе җитмәү үзен сиздерә иде.
Театр яңа үсеш стадиясенә күчте. Җитәкчелек, труппаны яшь артистлар белән тулыландырып, дөрес эшли.
Кызыклы яшьләр тупланды. Әйтик, күптән түгел труппага бик кызыклы яшь актриса Зарина Шәвәлиева алынды.
И. Витренконың “Танец бати”, А. Баймөхәммәтовның “Кредитка алынган хатын” спектакльләрендә уңышлы образлар тудырды. Сәләтле дә, акыллы да! Бу — театрлар махсус курслар җыюга мохтаҗ түгел, дигән фикерне раслый. Менә шулай, сезон саен труппа 1-2 артист белән тулыланып торса, җитә дә.
Әлбәттә, үз режиссураңны үстерү турында да уйланырга кирәк. “Танец бати” спектакленә яңадан кайтып, башлап килүче режиссер Марат Хәсәновка ышаныч белдереп, эш тапшырганнарын хуплыйсы килә.
Театрның киләчәге бар, дигән ышанычтамын. Бүгенге Интернет заманында һәр кеше, өйдән дә чыкмыйча, “дөнья гражданы” була ала һәм бу күп нәрсәне үзгәртә. Безнең бурычыбыз исә – үсеш юлыннан барып, милли традицияләрне һәм телне сакларга. Бу очракта барысы да яхшы булачак!
— Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт Сезгә! Иҗади уңышлар телибез!
Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.