

Чара төбәктә 2015 елдан Благовар районында туган, танылган композитор Рим Мәхмүт улы Хәсәновның җыр иҗатын саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Конкурсны оештыручылар - Башкортстан Мәдәният министрлыгы, республика Халык иҗаты үзәге, Благовар районы хакимияте.
Бәйгедә үзешчән һәм профессиональ ялгыз башкаручылар һәм вокаль коллективлар катнашты. Катнашучыларның яше - 16 яшьтән. Быел конкурста катнашу өчен республиканың 5 шәһәреннән һәм 26 районыннан 78 гариза, 250 кеше килгән.
Гала-концертта маэстро үзе булды.
- Благовар районы һәрвакыт минем күңелемдә кала, Кармасан елгасындагы су да изге кебек тоела, районнан чыккан кешеләр әзерлеге һәм талантлары белән аерылып торалар, - диде якташлары алдында чыгыш ясаганда Рим Мәхмүт улы. Ул яңа җырын башкарды.
Благоварлылар данлыклы якташларын җылы каршы алды, аны 75 яшьлек юбилее белән котладылар, ул аны быел март аенда билгеләп үтте.
Гран-прига Күмертау шәһәренең "Сулпан" халык вокаль ансамбле лаек булды.
Бу кичне шулай ук район Мәдәният сарае сәхнәсендә Благовар районында туган популяр эстрада җырчысы Рөстәм Асаев чыгыш ясады.
Фото: Благовар районы хакимияте