Баксаң, аның тормышындагы сынаулар тугач ук башланган.
– Миңа 6 ай булганда, сепсис авыруы белән чирләгәнмен, каным зарарланган. Әнием белән өч ай тирәсе Уфа дәваханәсендә ятканбыз. Миңа берничә кешенең канын салганнар. Инде аяк-кулларым хәрәкәтләнә алмый башлагач, табиблар әниемә: “Балагыз исән калса да, гарип булачак”, – дигән. Әнием: “Балам исән калып, үз аякларында йөреп бәхетле булсын иде”, - дип Ходайдан сораган. Аллаһка шөкер, исән калганмын, дип сөйләгән җырчы "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
Билгеле булуына, Зинираның әти-әнисе Караидел районы Хәлил авылында яши. Әнисе Гөлзимә апа - укытучы, әтисе Газим абый гомер буена шофер булып эшләп, хаклы ялга чыккан, әле дә хезмәттә. Алар гаиләдә өч кыз үстергәннәр. Зинира кызлары исә татар-башкорт яшәүче һәр төбәктә билгеле җырчы булып киткән. Ризат белән Зинираны Уфада да көтеп калабыз һәм һәрвакыттагыча, тулы заллар белән каршы алабыз.