+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 ноябрь 2022, 11:00

Әминә Шәфыйкова бүләкләнде!

Әминә Шәфыйкова Башкортстанда беренче булып «Мәдәният һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» Русия медаленә лаек булды.

Әминә Шәфыйкова бүләкләнде!Әминә Шәфыйкова бүләкләнде!
Әминә Шәфыйкова бүләкләнде!


Бүген атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы котлады. Ул Башкортстанда беренче булып «Мәдәният һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» Русия медаленә лаек булды.

Бүләкне Русия Президенты Владимир Путин 2021 елның августында гамәлгә куйды. Медаль белән илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә, ил халыкларының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга һәм халыкара мәдәни элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән өчен бүләкләнәләр.

Радий Хәбиров республика мәдәният министрының традицион кыйммәтләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге күпьеллык эшен билгеләп үтте.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас