Татар халкы элек-электән кул эшләре белән шөгыльләнгән. Хатын-кызлар кич утырып бәйләм бәйләп, чигү чиксә, ир-егетләр пима баскан, күн итекләр теккән, тал чыбыгыннан кирәк-ярак үргән.
Фаршат Хәбибуллин да ата-бабалар традицияләрен саклап, хәзерге көндә югалып баручы кул эшләренең берсен үзләштергән – ул талдан әйберләр үрә. Мин аның эшләрен Миякәдә узган чараларның берсендә күргәзмәдә күреп сокланган идем. Җиңел һәм матур кәрзиннәр, чәчәк савытлары, каз, тавык ояларын күреп, гәзит укучыларны оста белән таныштырасым килгән иде. Ниһаять, чираттагы командировкам Фаршат Тәлгать улы яшәгән Сатый авылына булды.
– Мин бу эш белән буш вакытымда гына шөгыльләнәм. Ясаган әйберләремне төрле күргәзмәләрдә күрсәтәм. Күбесен бүләк итеп бирәм, – дип сүз башлады Фаршат Хәбибуллин. – Балачакта ук каз оясы үреп караганым хәтердә. Егерме еллап элек аны тагын эшләп карыйсы килде. Әйтергә кирәк, талдан үрү – катлаулы гына эш.
Фаршат Тәлгать улыннан бу турыда сөйләвен үтендем. Тал ботакларын көз көне, агач яфрак койгач җыярга кирәк икән. Шуннан ул аларны калынлыгы һәм озынлыгы буенча бүлеп чыга. Аннары ботакларны тышта, калдыра, чөнки алар кибәргә тиеш түгел. Гадәттә бу эш кыш айларында эшләнә икән, чөнки болай иткәндә тал агачы сыгылмалы була. Декоратив әйберләр үрер өчен тал чыбыгын кайнатырга кирәк, ә инде гадирәкләренә алай эшләмәсәң дә була. Тагын чыбыкны ярып, яссы формага китереп, я ярмыйча да әйберләр үреп була икән.
– Хәзер инде Интернет челтәреннән дә бу эшкә өйрәнеп була. Анда бик күп мәгълүмат, видеолар урнаштырылган. Шулай да, кемнеңдер эшләгәнен карап торып өйрәнсәң, уңайлырак. Безнең авылда талдан үрү осталары күп булган. Шундыйларның берсенең эшен үрнәк итеп алып, катлаулы тоташтыру ысулын да өйрәндем. Әйткәндәй, талдан үрү ысуллары төрле һәм һәр халыкның үзенчәлеге бар, – ди Фаршат абый.
Талдан үрелгән кәрзиннәрнең берсен алып, икенчесен куям да, останың эшләренә тел-теш тидерерлек түгеллегенә инанам. Шунда читтәрәк торган атынгыч-кәнәфигә күзем төшә.
– Әйе, ул да минеке. Моны бик күпләр сатып алырга теләк белдерде, тик аны үзем өчен генә ясап караган идем. Бу мәшәкатьле һәм күп көч, вакыт таләп итә торган эш. Парлы булсын дип икенчесен дә эшли башлаган идем, тәмамларга вакыт җиткереп булмый, – ди оста шаяртып.
Фаршат Хәбибуллин инде 30 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт сала. Бүген ул Сатый авылы мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы. Хатыны Рузалия белән бер ул һәм кыз үстергәннәр.
Фаршат абый белгәннәрен киләчәк буынга тапшыру ниятеннән мәктәп укучыларын да әлеге шөгыльгә өйрәтә. Тик, ныклап кызыксынучы булмаганлыктан һәм башка сәбәпләргә бәйле, ул бу эшен туктатырга мәҗбүр була.
– Хәер, монда беркемне дә гаепләп тә булмыйдыр. Югары технологияләр кулланып, кыска вакыт эчендә теләсә нинди эшне башкарып чыгып булган заманда яшибез бит. Шулай да, үрелгән әйберләрне сорап килүчеләр күп, – ди ул.
Арабызда Фаршат Хәбибуллин кебек халкыбыз кәсепләрен дәвам итүчеләр күбрәк булсын иде әле ул, чөнки йөрәк җылысын кушып эшләнгән әйберләргә ихтыяҗ арта гына. Ә инде үз куллары белән матурлык тудыручылар булганда яшәү дә ямьлерәк.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Миякә районы.