-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

"Родина" кинотеатрында башкорт кинолары күрсәтеләчәк

"Родина» кинотеатрында Башкортстан режиссеры Айнур Әскаровның фильмнар атналыгы узачак.

"Родина" кинотеатрында башкорт кинолары күрсәтеләчәк
"Родина" кинотеатрында башкорт кинолары күрсәтеләчәк


Кышның беренче көнендә, 1 декабрьдә, «Родина» кинотеатрында Айнур Әскаровның төп рольдә Александр Головин белән «Буран» фильмын күрсәтеләчәк.

Шулай ук 7 көн дәвамында «Родина»да республика халкының яраткан фильмнарын: урыс һәм башкорт телләрендәге «Отряд Таганок» тасмасын, «Семья года» комедиясен күрсәтәчәкләр. Аларны "Пушкин картасы" буенча да карап булачак.

"Без барысын да кинога «Башкортостан» киностудиясе һәм «Аскарфильм» компаниясе төшергән фильмнар атнасына чакырабыз. Прокатта "Буран" драмасы, хокук иясе белән килешенгәнчә, нибары бер атна булачак. Һәр фильмнан соң иҗади очрашулар планлаштырабыз, анда иҗат коллективлары да катнашачак. Яраткан тамашачы белән «сорау-җавап» форматында аралашырга, тәэсирләре белән уртаклашырга телибез. Барыгызны да көтәбез», - ди режиссер Айнур Әскаров.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в