Мәүлидә Мохтар кызының мактаулы исемнәре, яулаган үрләре бихисап. Тик мин аларны һәм аның эшләрен санап чыгуны максат итеп куймадым, аның бай тормыш юлына сәфәрдә берничә тукталыш кына ясадым. Ә ул узган тормыш юлы башкаларга үрнәк булырдай кызыклы, фәһемле һәм бай тәҗрибәле.
Педагогияме, әллә журналистикамы?
Мәүлидә Якупова олы тормыш юлына аяк баскан мәлдә аның алдында шушы сорау тора. Мәсьәләнең башы “Сибайский рабочий” гәзитенә барып тоташа. Ул Сибайдагы педагогия училищесында укыган чакта ук “Сибайский рабочий” гәзитенә языша. Мәүлидә төркемдәш кызлары белән редакция каршында эшләп килүче эшче хәбәрчеләр мәктәбендә шөгыльләнгән була. Ун кыз арасында иң актив язышкан Мәүлидәне гәзит хезмәткәрләре искә ала. Нәтиҗәдә, ул соңгы курста укыганда редакциягә эшкә чакырыла. Тәвәккәл кыз диплом алыр алдыннан анда эшкә урнаша һәм укуын да дәвам итә.
– Мин педучилищеда әйбәт укыдым, практиканы да яхшы үттем, ә күңелем журналистикага тартылды. Язышырга теләгем шулкадәр көчле булды, шуңа күрә дә журналистиканы сайладым. Ул чакта “Сибайский рабочий” гәзитендә кадрлар кытлыгы да зур иде. Яшь һәм эшләргә атлыгып торучы кеше буларак, алар мине чакырып алды, – ди Мәүлидә Мохтар кызы.
Соңрак тырыш кыз Башкорт дәүләт университетына читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. “Мин унбер балалы гаиләдә унынчысы булып туганмын. Безнең барыбызга да “эш белән чирли” дигән диагноз куярга була. Бу әти-әнидән килә. Алар үзләре дә тырыш, эшсөяр булды. Унберебез дә “Урыс теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча укып чыктык. Арабызда ун алтын медаль һәм ун “кызыл” диплом иясе, ике фән докторы, дүрт фән кандидаты бар”, – ди Мәүлидә Мохтар кызы.
“Сибайский рабочий”
“Сибайский рабочий” – минем тормышым”, – ди Мәүлидә Якупова. Әлеге гәзиткә ул 21 ел гомерен багышлый. Башта хатлар бүлегендә эшли. Бу – редакцияләр хатларны капчыклап алган вакыт! Аларның һәрберсен укып, басылырдаен сайлап, гәзит битләренә әзерләп бирергә, хатларда язылган сорау һәм мәсьәләләрне хәл итү буенча йөрүләр кирәк була. Командировкалар, очрашулар, кешеләр белән аралашу – болар барысы да тәҗрибә тупларга ярдәм итә.
Озакламый үз эшенә җаваплы караган кызны яшьләр бүлеге мөдире итеп куялар. Аннары инде ул “Сибайский рабочий”ның баш мөхәррире итеп сайлана. Җитәкче вазыйфасына куелгач та иң актив авторлардан штаттан тыш актив формалаштыра, алар белән төрле очрашулар үткәрә. Баш мөхәррир дилбегәсен Мәүлидә Мохтар кызы үз кулларында нык һәм ышанычлы тотып, эшен җиренә җиткереп, ун ел дәвамында башкара.
Мәүлидә Якупова 17 ел дәвамында Урал аръягы иҗат берләшмәсен дә җитәкли. Бу вазыйфада да ул җиң сызганып эшли. Иҗат берләшмәсе күрше өлкәләрдәге һәм республикалардагы коллегалары тәҗрибә уртаклашу өчен фәһемле мәйданчыкка әверелә.
Тырыш, уңган кеше буларак, ул иҗтимагый оешмалар эшчәнлегендә дә актив эш алып бара. Ул ике чакырылыш шәһәр Советы депутаты, комсомол һәм партия оешмасы секретаре, республика, ил журналистларының күп кенә съездлары делегаты була. СССР Журналистлар берлегенең Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы итеп тә сайлана.
“Атайсал”
Мәүлидә Мохтар кызы үзенең кече Ватанын яратып, хөрмәт итеп кенә калмый, аның алга китүенә, чәчәк атуына күп көч, хезмәт сала. Якташлары да моны күреп-белеп тора һәм 2020 елда аңа “Сибай шәһәренең шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы, дәрәҗәле исем бирә.
– Мин бүген дә Сибаем белән яшим, гәрчә ике дистә елдан артык вакыт Уфада гомер кичерсәм дә. Якташларым миңа әле дә сораулар белән мөрәҗәгать итә, киңәшләр сорый, ярдәм итүемне үтенә. Мин кулымнан килгәнчә барысына да ярдәм итәргә тырышам. Сибайга барган саен “Сибайский рабочий” гәзите редакциясенә кермичә, хәлләрен белмичә киткәнем юк. Сибай минем өчен һәрвакыт кадерле булды һәм булачак, – ди Мәүлидә ханым.
Туган җирен кайнар яратучы, һәрвакыт иҗади эзләнүләр алып баручы кеше буларак, Мәүлидә Якупова “Атайсал” программасыннан да читтә калмый. Ул “шәрәфле шәхес” исемен алган өчен бирелгән акчага “Минем кече Ватаным” бәйгесен оештыра. Әлеге конкурста катнашучылар ел дәвамында Ватан, якташлары, яхшылык хакындагы мәкаләләрне “Сибайский рабочий” гәзите редакциясенә җибәрә. Ә инде аларның иң яхшылары гәзит битләрендә дөнья күрә һәм җиңүчеләргә премия бирелә.
– Бер генә гәзит тә авторлардан башка яши алмый. Ә инде алар күбрәк булса, гәзитнең эчтәлеге кызыклырак, баерак була. Менә шуңа күрә дә “Минем кече Ватаным” конкурсы бик тә кирәк, – ди Мәүлидә Якупова.
Мәүлидә Мохтар кызының нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкару гадәтен белгәнгә күрә, гәзит редакциясе әлеге конкурсны ел да үткәрергә дигән тәкъдимен кабул иткән.
Дәүләт хезмәте системасында
– Уфага күчәргә тәкъдим алгач, ирем, кызым белән киңәшләштем. Ни дисәң дә, Сибайда 40 елдан артык гомер кичергән кеше буларак, шәһәрне ярата һәм күнегелгән мохиттә яши идек. Шулай булуга карамастан, гаиләм белән Уфага күчендек, чөнки соңгы җиде елны мин “Известия Башкортостана” гәзитенең Урал аръягындагы үз хәбәрчесе булып хезмәт иттем һәм шул ук гәзиткә эшкә чакырылган идем. Тик ул гәзиттә озак эшләргә насыйп булмады, чөнки бик күп сәбәпләр аркасында ул ябылды, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Мәүлидә Мохтар кызы 2001 елдан дәүләт хезмәте системасында эшли башлый. Башта ул Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министрлыгына чакырыла. Аннары үзенә һәм башкаларга таләпчән Мәүлидә Мохтар кызын республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе итеп чакыралар.
– Бу чакыруга мин башта аптырап калдым. Шулай да бер эштән дә курыкмаганлыктан, тәвәккәлләдем, – ди ул.
Бу үтә дә җаваплы, игътибарлылыкны таләп итүче вазыйфаны да ул дүрт ел башкара.
Кайда гына һәм кайсы гына вазыйфада эшләсә дә, Мәүлидә Мохтар кызы турында хезмәттәшләре хәтерендә тырыш, үз эшен төгәл белүче һәм җаваплы караучы хезмәткәр булып саклана.
Журналистлар берлеге
Әлеге эшкә Мәүлидә ханым алынганга 7 ел. Шушы вакыт эчендә ул бик күп эшләр башкарырга өлгерә. Моның нәтиҗәсе булып, 2021 елда Башкортстан Журналистлар берлеге илнең төбәк берлекләре эшенең нәтиҗәлелеге рейтингының беренче өчлегенә керә. Рейтингны төзегәндә үткәрелгән чаралар һәм иҗтимагый берләшмәнең яңа әгъзалары саны, медиактивлык, сайтта һәм социаль челтәрләрдә эшләү исәпкә алына. Бу җиңүдә дә, һичшиксез, Мәүлидә Мохтар кызының өлеше зур.
Әлеге берлектә “Башкортстан журналистлар клубы” да эшли. Аны Мәүлидә Мохтар кызы “Комсомольская правда” гәзите үрнәгендә оештыра һәм ялгышмый да. Бу клубка ветеран журналистлар бик теләп килә, әлбәттә, мондый очрашуларга яшьләр дә чакырыла. Шулай итеп, буыннар чылбыры барлыкка килә һәм клуб тәҗрибә уртаклашу урыны да булып тора. Монда, аралашудан тыш, шашка буенча ярышлар да үткәрелә. Аларга Башкортстанның танылган шашкачылары да чакырыла.
Мәүлидә ханым төгәллек һәм дөреслек ярата. Шуңа күрә дә Башкортстан Журналистлар берлегенең архивын тәртипкә китерә.
– Һәр оешманың документлары тәртиптә булырга тиеш. Бу бигрәк тә киләчәк буын өчен кирәк. Әйткәндәй, Башкортстан Журналистлар берлегенең төгәл генә кайчан булдырылганлыгы турында документ та юк иде. Ниһаять, тырышкан – ташка кадак каккан, дигән кебек, бу тарихи вакыйганы чагылдырган документны эзләп таптык һәм 1921 елның 7 феврале – Башкортстан Журналистлар берлеге булдырылган көн дигән карар кабул ителде.
Тагын шуны да әйтер идем: берлегебездә 1700 әгъза бар. Тик аларның күбесе әгъзалык өчен түләүне бар дип тә белми. Күпләр таныклыкны ала да, юкка чыга. Әгәр дә устав буенча әгъзалык өчен түләү каралган икән, ни өчен күпләр моңа бармак аша гына карыйдыр, белмим. Хәер, моның сәбәбе соңгы вакытта журналистларның дәрәҗәсе төшүдәдер, минемчә. Хәзер бит ике сүзне бер җөмләгә тезеп язган һәркем үзен журналист итеп хис итә. Бу бигрәк тә социаль челтәрләрдәге блогерларга кагыла. Алар, ни язса да, җаваплылык хисе тоймый. Ә чын журналист язган һәр сүзе өчен җаваплы булырга тиеш, – ди Мәүлидә Мохтар кызы.
Бай тәҗрибә – китап битләрендә
Мәүлидә Якупова, 50 елдан артык гомерен журналист һөнәренә багышлаган кеше буларак, үз тәҗрибәсен яшьләр һәм башкалар белән дә уртаклаша. Ул – журналистикага багышланган ике дистәгә якын китап авторы да. Аларның берничәсе “Елның иң яхшы журналистик әсәре өчен” Бөтенрусия конкурсы дипломантлары да булган.
– Мин һәрвакыт эшемне беренче урынга куеп яшәдем. Моңа гаиләм дә күнеккән һәм алар мине аңлап яшәүләре белән бәхетлемен. Әле дә бер генә көн дә эшсез утырганым юк һәм моны күз алдына да китерә алмыйм. Кайда гына барсам да, нинди генә эш белән йөрсәм дә, һәрвакыт булачак очерк, интервью геройларына тап булам. Бу инде журналистларга хас уртак тел таба, тыңлый белүдән һәм кызыксынучан булудан киләдер, – ди әңгәмәдәшем.
Мәүлидә Якупованың гәзит битләрендә басылган “Сугыштан килгән хатлар” дигән очеркы нигезендә танылган документалист Петр Поляков фильм төшерә. Ул Русиянең берничә төбәгендә күрсәтелә. Иң кызыклысы – бу фильм мәкалә басылып, утыз ел үткәннән соң төшерелә. Бу инде Мәүлидә Мохтар кызының һөнәри дәрәҗәсен һәм публицистикасының актуаль булуын да исбатлый.
Мәүлидә Мохтар кызы планнары, теләкләре белән дә уртаклашты. Шуларның берсе – “Башкортстан матбугаты һәм журналистикасы” энциклопедиясен бастыру. Ул аның электрон вариантын инде төзегән, хәзер финанс ягын хәл итеп, бастыру теләге белән яна. Очлы һәм төпле каләм иясе гәзит-журналларда хезмәт куйган журналистларның һөнәри осталыкларын үстерү өчен аларны төрле форумнарда, конкурсларда катнаштырырга кирәклеген ассызыклый. Тагын бер хыялы – Башкортстан журналистика тарихы музеен ачу.
– Бездә искиткеч талантлы журналистлар эшли. Аларның күбесе китап авторлары да. Менә шул китапларны, юбилей уңаеннан чыгарылган гәзит-журналларны, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тапшырылган эшләрне дә җыеп, аларны музейда урнаштырганда бик яхшы булыр иде. Бу эш тә тарих һәм киләчәк буын өчен кирәк, – ди ул.
Әңгәмә азагында Мәүлидә Мохтар кызына сокланып, заманнан артта калмыйча, аның ритмын тоеп яшәвенең серен сорадым.
– Мин башкача яши белмим! – диде ул, уйлап та тормыйча.
Зөһрә ИСЛАМОВА.