+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 ноябрь 2022, 06:20

"Бераз каушатты да..."

Концерт вакытында Филүс Каһировка кызыклы хат килгән. Бу хакта ул социаль челтәрдә язып чыккан.

"Бераз каушатты да...""Бераз каушатты да..."
"Бераз каушатты да..."

"2015 елда Туймазы шәһәрендә концерт биргән вакытта тамашачылардан бер кызыклы хат килде. Тәнәфес вакытында гримеркага кергәч укыдым. Әлеге хатта "Филүс, "Сандугач" җырын матур итеп, микрофонсыз үз тавышың белән моңлы иттереп бер башкарсаң, бик шат булыр идек", - дип язылган иде.

Алдан әзерләнмәгән килеш болай башкару бик катлаулы булыр дип уйладык башта. Тик, күпмедер вакыттан соң, "Ә нишләп катлаулы булсын?!" дип уйладым. Үз-үземә менә шундый сынау алдым. Тамашачы теләгәч, башкарып карарга кирәк, дигән уйга килдем.

Концерт ахырына якынлашкач, хатта язылган теләкне үтәдем. Дөресен әйткәндә, әзрәк каушатты да. Тик барлык борчылуларым меңләтә акланды. Җырны башкарып бетерүемә искиткеч мизгелләр кичердем һәм тамашачымның сүзсез генә "Әфарин!" диюен тойдым, бу экспериментны булдыра алуыма инандым. Бөтен зал торып басты, озаклап кул чапты, бик озак тынмады. Халыкның җырны шулай кабул итүен беренче тапкыр күрдем.

Әлеге чыгышым минем концертларда матур традициягә әйләнде. Мең рәхмәт минем тыңлаучыларыма!", - дип язган җырчы.

Искиткеч тавышың, моңың өчен үзеңә рәхмәт, Филүс!

 

Фото: Филүс Каһировның "ВК" битеннән.  

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас