

Пятигорскидагы гомум юрисдикциядәге бишенче кассация суды "Ласовый май"ның җырларын мәрхүм Юрий Шатуновка бирү карарын үз көчендә калдырды. Хәзер коллективның композицияләренә хокук артистның гаиләсенә биреләчәк.
Төркемнең хитлары авторлыгына бәхәсләшергә омтылган продюсер Андрей Разин Шатуновның варисларына судны оттырды.
"Әйе, ул Русия Югары судына шикаять бирә ала. Ләкин аның мөмкинлеге нульгә якын. Моннан тыш, Разинның композитор Сергей Кузнецов җырларына хокук белән бәйле барлык сделкалары, шул исәптән "дус булмаган илләрдән" чит ил кешеләре белән дә, әһәмияткә ия түгел", - диде мәрхүм башкаручы гаиләсенең адвокатлары.
Июнь башында суд «Ласковый май» хитларын куллану хокукын Юрий Шатуновныкы дип таныган иде. Ике атнадан соң җырчы вафат булды.
Фото: gorodovoy.ru