

Артистка сәхнәгә менеп бүләк ясаганнар.
«3 тиенлек бүләк түгел, 1 меңлек теш пастасы. Геморрой чыкса, сөртеп куясың. Яндыра. Курыкмагыз, 3 минуттан үтә. Тамагыгыз авыртса да файдасы тия. 189 үләннән ясалган. Тешләрне матур итеп чистарта. Ашказаны авыртса, аз гына суырып куясың. Башыгыз авыртса башка сөртәсең, авыру шунда ук бетә. Сезгә бу ошаячак. Хәзер үк ашап, эчеп карый аласыз», – ди бер апа, бүләген тапшырып.
Челтәрле бизнестагы өндәүләргә таң калып та торасы да юк инде, өйрәнелде. Бәлки шуңа, Фирдүс шунда ук теш пастасын коллективтагы егекә тәкъдим итү юлын караган.
«Апай, бу әйбер беренче әйткән нәрсәдән точно булышамы? Алайса, Рүзәл дә җәфалана», – дигән җырчы.
Калганы - видеода.