

Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концертлары бара.
Концерт барышында Ришат гаилә кору темасын да күтәргән. Бу хакта "Ватаным Татарстан" язган.
— Күпләр өйләнүем турында кызыксына. Бигрәк тә концертка килгән әбекәйләр бармагымда йөзек күрергә телидер. Ачыклык кертим әле, — дигән Ришат. — Менә зур сәүдә үзәген күз алдына китерегез. Парковкада бер буш урын була. Ялкауланып, әй, ишеккә якынрагы булыр дип эзлисең. Анда булмый. Беренче урынга кайтасың, ул да инде буш түгел. Шулай итеп, дуслар, мин әле дә парковкада.
Озак эзләнеп йөрмә, Ришат. Парковкада урыннар бөтенләй бетәргә дә мөмкин.
Фото: Интертат.