

Новгород гусляры Садко турындагы риваятьләргә нигезләнгән музыкаль әсәр - опера театры өчен яңа спектакль. Режиссер-куючысы - Русиянең атказанган артисты Аскар Абдразаков. Дирижёр пульты артында - Русиянең халык артисты Феликс Коробов.
Тамашада театрның опера һәм балет труппасы, шулай ук хор тулысынча катнаша. Сәхнәдә бер үк вакытта 200дән артык кеше тамаша күрсәтә.
Спектакль тәмамлангач, республика Башлыгы Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артистлары белән очрашты.
- "Садко" премьерасы - республикабызның мәдәни тормышында чагу вакыйга. Иҗади коллективка зур рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Без Башкортстан халкына һәм кунакларына ошаган яңа куелышларга ярдәм итәргә әзер. Ә "Садко" операсын, әлбәттә, Мәскәүнең иң эре сәхнәләренең берсендә күрсәтербез.
Театр артистлары, үз чиратында, республика җитәкчелегенә төбәкнең мәдәни тормышын үстерүгә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru