+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 ноябрь 2022, 20:05

"Жигули" машинасына прицеп тагып башлаган идек..."

Ә бүген нинди уңышларга иреште тырыш пар!

"Жигули" машинасына прицеп тагып башлаган идек..."
"Жигули" машинасына прицеп тагып башлаган идек..."

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов быел 20 еллык юбилей концерты белән гастрольләрдә. Шушы көннәрдә генә алар Мәскәүнең Кремль концертлар залында чыгыш ясады.

Мәскәүдәге концерттан соң, җырчы Телеграм каналында хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«20 ел сезнең белән! Бу – чыннан да безнең өчен бик кадерле еллар. Ә бит Илдар белән беренче концертларыбызны без «Жигули» машинасына прицеп тагып башлаган идек. Рәсәйнең милләттәшләребез яшәгән һәр почмагына барып җитәргә тырыша идек.

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы «Татарстанның халык артисты» исемен тапшырганда миңа сүз биргәч, сүземнең ахырында, үзем дә сизмәстән: «Служу татарскому народу», – дип әйттем. Бу – минем хезмәт, бу – минем язылган язмышым.

Бәлки мине журналистика факультетына алган булсалар, мин яхшы журналист булыр идем. Алмадылар шул, «икенче елга килерсез» диделәр. Ләкин мин икенче елга килә торган кеше түгел. Мин аның өчен тумаган.

Бүгенге халәтемә Аллаһыма рәхмәтем. Нинди генә кыенлыклар булса да, аңа ышандым һәм дога кылдым. Мин «мин» булмас идем, янымда мине яраткан, безнең гаиләбезнең башы, ирем – Илдар Хәкимов булмаса. Стратег, көчле продюсер, уңган оештыручы һәм иң мөһиме: ышанычлы, тугры гомер юлдашым. Гаиләм, балаларым, әти-әниләремә рәхмәт. Безнең команда зур, төркемебездәге 18 кешенең һәрберсенә рәхмәт әйтәсем килә. Кирәк: дөрләргә, янарга, яшьнәп, яшьнәтеп яшәргә», – дигән җырчы.

Афәрин, Гүзәл! Алда яңадан-яңа уңышлар көтсен!

Фото: Интертат.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: