-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 декабрь 2022, 08:05

"Әтинең йөзенә кызыллык китермәсәм ярар иде..."

Авыр чиргә каршы көрәшүче җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясаган.

"Әтинең йөзенә кызыллык китермәсәм ярар иде..."
"Әтинең йөзенә кызыллык китермәсәм ярар иде..."

Концерт «Безнең яшьлек җырлары» дип атала. Ул Казанда узган.

Анда Дәниф Шәрәфетдиновны чакырырга тиеш булганнар, тик ул авырып китү сәбәпле,  концертны оештыручы «Күңел» радиосы аның улы Динарны чакырган. Ул бик дулкынланса да, теләп риза булган.

«Күңел» радиосы алып баручылары Динар белән әңгәмәне социаль челтәргә куйган.

«Әлбәттә, мин бик нык дулкынланам. Горурлану хисләре дә бар. Әтиемнең җырларын тамашачы минем башкаруда кабул итәр дип ышанам», – ди ул.

Ә тамаша үткәннән соң: «Концертта катнашуым берничә көн алдан гына билгеле булса да, әтием башкарырга тиешле хит җырларын җиренә җиткереп башкарып чыга алуым белән бәхетлемен. Концерт алдыннан да бит, әтинең йөзенә кызыллык китермәсәм генә ярар иде, дигән борчуларым бар иде», – дип, хис-тойгылары белән уртаклашкан.

Фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в